16+

Агач ботакларын нинди максат белән кисәләр?

Хөрмәтле укучым, син ничек уйлыйсың: җимеш бирүче куакның ботакларын ел саен диярлек сирәкләп кисеп, даими формалаштырып торганда уңыш мулрак буламы?

Агач ботакларын нинди максат белән кисәләр?

Хөрмәтле укучым, син ничек уйлыйсың: җимеш бирүче куакның ботакларын ел саен диярлек сирәкләп кисеп, даими формалаштырып торганда уңыш мулрак буламы?

Әллә ботаклар саны күбрәк, куак куерак булган саен җимешләрен күбрәк бирәме? Ботакларны нинди максат белән кисәләр? Бу эшне көз көне башкару отышлыракмы, әллә иртә яздамы?

Галимнәр фикеренә колак салсак, уңган бакчачы, уңышның күләмен арттыру белән бергә, сыйфатын яхшырту өчен, җимеш куагын даими сирәкләп, карт, чирле, шулай ук эчке якка карап үскән, җиргә яткан, бер-берсенә комачаулаучы, күләгәләүче ботакларын вакытында кисеп алып, куак эченә кояш төшәрлек, язгы-җәйге җылы җил уйнарлык уңай шартлар тудырырга бурычлы. Сүз дә юк, бер дә сирәкләмәсәң дә, куак шаулап үсәчәк, әмма тамырлары күпсанлы ботакларның чәчәкләрен, яралган җимшәннәрен тиешенчә тукландыра алмау сәбәпле, ул хәлсезләнеп, төрле чирләргә, корткычларга тизрәк бирешәчәк, җимешләре елдан-ел вагаячак.

Агач-куакларны көзен яфраклары коелгач, язын бөреләр ачылганчы сирәкләп кисүебез хәерле, чөнки бу вакытта кайры эчендәге камбий катламында сок йөреше тукталганга күрә, куаккка зыян килми. Әлеге мөһим эшкә керешкәндә, тәҗрибәсез бакчачының күңелен шик-шөбһәле бер уй бимазалый: “Артыгын сирәкләп ташлап, киләсе ел уңышыннан коры калмаммы?” - дип борчыла ул. Белгечләр фикеренчә, ботакларны ничаклы кызганмыйча киссәң, киләсе җәйдә шулчаклы мулрак уңыш аласың. Менә сиңа мә! Чып-чын парадокс! Куаклыкның кайсы өлеше бик мөһим? Әлбәттә, җир астына таралып үскән куәтле тамырлары, дияр биолог. Һәм ул хаклы булыр. Шунлыктан куакның карт, зәгыйфь ботакларын кызганмыйча кисеп алсак, тиз арада тамыр муентыгындагы запас бөреләр “йокыдан уянып”, аларга алмашка күпсанлы яшь сабаклар тишелеп чыгып, якты кояшка үрмәләр.

Иң кызыклысы шул: үсемлекнең яңа органнары формалашу аңа икенче сулыш өрә, гомерен сизелерлек итеп озайта, куакның картаеп һәлак булу вакытын кичектерә. Карт ботакларны кисеп алганда, шуңа оялаган корткычларны юк итү максатыннан, төбен калдырмау мәҗбүри. Бакчаны санитар чистарту җәһәтеннән, кисеп алынган ботакларны яндырып, көлен төпләренә сибү отышлы. Ваграк ботакларны секатор белән кырку җайлы. Юанракларын пычкы белән кискеп алганнан соң, агач яки куакка чирләр, корткычлар үтеп кермәсең өчен, җәрәхәтле урынга тиз арада бакча балавызы сөртү яки кызыл балчык һәм бакыр купоросы катыштырылган чи сыер тизәге катнашмасы сылап калдыру мәҗбүри.

Сүз дә юк, җиләк-җимеш куакларын сирәкләп кисәргә керешкәнче, һәр культураның физиологик, биологик үзлекләрен, агротехник таләпләрне белеп эш итү мәҗбүри, юкса, каш ясыйм дип, күз чыгаруыбыз ихтимал.

Кура җиләге
Әйтик, кура җиләген формалаштыруның бер авырлыгы да юк кебек. Быел җимеш биргән ике еллык үсентенең картаеп корып килүче ботагы төбеннән үк кисеп яндырабыз. Бер үк вакытта быел гына тишелеп үскәннәрен күздән кичерү мәҗбүри. Хәлсез, чирле, куаклыкны кирәгеннән артык куертучылары көздән үк юк ителә. Бер төптән чыккан үсентеләр санын киметүне язга калдырып торсаң да була, билгеле.

Бәлки кайберсе салкын кышны исән-имин чыкмас, кар яуганчы булып узган кырлач салкында бөреләре өшүе, яисә калын кар катламы астында сынуы, ботакларын кимерүчеләр җәрәхәтләве ихтимал. Ә үсентенең үзе өчен көздән сирәкләү отышлы. Кура җиләге куагында җимеш бирүче ничә үсенте калдыру аның яшенә бәйле. Әйтик, былтыр утыртылганының тамыр системасы бер төптән чыккан 2-3 сабакның җимеш бирүен тәэмин итә ала. Киләсе елларда аларның санын арттыра барып, тәмам формалашып җиткән бер төптә 10-12 үсентене бер дә шикләнмичә калдырырга була.

Көз көне кура җиләге куаклары җиргә таба бөгеп бәйләп калдырыла, арасына комплекслы ашлама, көл, ярым черегән тирес, черемә яки компост таратыла. Иртә язда корткычларга, зарарлы гөмбәчекләргә каршы торучы препаратлар белән белән эшкәрткәннән соң, куакларны чишеп, шпалераларга күтәртеп бәйлибез, сабакларны сәламәт бөре өстеннән кисеп, ботак очларын 10-15 см.га кыскартып чыгабыз. Бу гамәлебез шул җәйдә мул итеп җимеш бирәчәк янботаклар формалашсын өчен кирәкле чара, бер үк вакытта ботак очында кышлаган корткычлардан котылу әмәле икәнлеген онытмыйк.

Юньләп җимеш бирми башлаган кура җиләге төбенең әйләнәсен казып, учарлы тамырын ачабыз. Тамырның картайган өлешен кисеп ташлап, куакның тамыр системасын яңарту юлы белән янәдән уңышны арттырып була. Белгечләр мондый процедураны 5-6 ел саен кабатлап торырга киңәш итә. Яшәртелүче куаклык тиз арада тернәкләнеп китсен өчен, бу чорда аны органик һәм минераль ашламалар белән тукландыру күләмен арттыру зарури.

Кара карлыган
Кара карлыган куагын 4-5ел дәвамында формалаштыра барабыз. Җимеш бирүче, өлгереп җиткән куакта 1, 2, 3, 4 яшьләрдәге 3әр, 4әр ботак булырга тиеш. Димәк, көчле, сәламәт куак төрле яшьтәге 15-20 ботактан тора. Ботакның яшен сабакның тышында сизелеп торган үсеш боҗраларын санап белеп була. Кара карлыганның скелет ботаклары 4 ел әйбәт уңыш бирә, ә 5-6 еллыкларын төбеннән үк кисеп алырга туры киләчәк.

Алмашка әйбәт үсеш алган 6-8 данә яшь үсенте калдырыла бара. Аларның очлары өчтән бер озынлыкта кыскартып киселә. Карт ботаклар гадәттә гөмбәчекләр, корткычлар белән зарарланган була, кайрысы караңгы төскә керә. Ел саен, карт ботаклардан тыш, җиргә сузылып ятканнары, нечкәләре, корыганнары, өшегән, сынганнары, ботак эченә таба сузылганнары, үзара кисешеп, бер- берсенә комачаулаучылары, бөре талпаны белән зарарланганнары кисеп алып яндырыла. Уңышның төп өлеше 2-3 яшьлек ботакларда формалаша. Карлыганның иң эре җимешләре дә шуларда. Хәер, кара карлыган эре булсын дисәк, куак астын черемә белән мүлчәләп, әйләнә-тирәсендәге туфрагын даими дымлы килеш тоту, төбенә бәрәңге кабыклары күмү отышлы.

Кызыл һәм ак карлыган
Кара карлыганнан аермалы буларак, кызыл һәм ак карлыганның җимеш бөреләренең төп өлеше ботак очларында барлыкка килә. Җимешләре берьеллык ботакчык үсеш алган урын тирәсенә сырышып, укмашып үскән “букет”ларда өлгерә. Алар 4 ел дәвамында мул уңыш бирә. Шунлыктан аның тамырдан үсеп чыккан яшь сабакларының гына түгел, берничә еллык ботакларының өске өлешендә урнашкан, тармакланып торган күпсанлы берьеллык янботакларының очын кисеп кыскартырга ярамый.

Кызыл һәм ак карлыганның скелет ботаклары 6-8 ел дәвамында мул уңыш бирергә сәләтле. Карт ботаклар җимеш бирми башлагач, төптән үк кисеп алына. Кызыл, ак карлыган куакларына, ел саен төптән чыккан 2-3 яшь үсенте өстәлә барып, 5-8 ел дәвамында тулысынча формалаштырыла. Җимеш бирүче куакта төрле яшьтәге 10-12 ботак булуы мөһим. Карт куакларны вакытында кисеп алып, алмашка яшьләрен калдыра бармасак, куак тулысынча картаеп эштән чыгачак.

Крыжовник
Крыжовникны формалаштыру кара карлыганнан әллә ни аерылмый. Өлгереп җиткән, мул уңыш бирүче көчле куакта 1дән алып 5 яшькәчә, җәмгысе 15-20 ботак булырга тиеш. Яз көне крыжовникны утырткан чакта, үсентенең һәр ботагында 2-3 бөре калдырып, очларын кыскартып кисәбез. Көз азагына чаклы куакта 5-6 данә яшь ботак үсеп чыккан була.

Икенче язда аларның һәр ботагын, озынлыгының дүрттән бере кадәр кыскартабыз. Крыжовник төп уңышын 2-3-яшьлек ботакларда формалаштыра, җимешләре шулай ук 4-7 яшьлекләрендә дә ярала. Киләсе еллардагы уңышны югалтмас өчен, җимешле ботак очындагы беръеллык үсентеләрне кисәргә киңәш ителми. Җиде яшьтән картрак ботакларны төптән үк кисеп алып яндыру хәерле. 

Хәмидә Гарипова. Казан
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading