16+

«Әкәм-төкәм» ысулы белән орлык чәчү

Ай календаре буенча чәчү сезоны башланасы көннәрне түземсезләнеп көтәм.

«Әкәм-төкәм» ысулы белән орлык чәчү

Ай календаре буенча чәчү сезоны башланасы көннәрне түземсезләнеп көтәм.

Ирем Рәис, чамасын белеп кенә черемә, көл, ком, доломит оны, суперфосфат катнаштырып, көздән үк әзерләп куйган ярмалы туфрак тутырылган капчыкларны җылыга алып кереп, батарея янына эретергә куя, аны кибеттән сатып алган торфлы субстрат белән катнаштырып, уңдырышлы состав ясый.

Ә мин исә былтыр үзем үстергән яшелчәләрдән җыеп киптергән орлыкларны әүвәле тоз эремәсенә салып торып, тукларын  гына сайлап алам, аларны марганцовкалы җылы суда  зарарсызландыргач, юеш чүпрәккә төреп целлофан пакетка тутырам. Төнгә суыткычка, көндез батарея өстенә куеп калдырып, атна буенча чыныктырам. Кибеттән сатып алган орлыкларның күпчелеге аларны сатуга әзерләп чыгаручы саллы фирмалар тарафыннан эшкәртелгән була. Чәчүгә бер көн кала, барлык орлыкларның  сортын сортка аерып, вак пластик стаканнарга  бүлеп тутырам.

Өсләренә, орлыклар күмелерлек итеп кенә, ярты литр суга 6 тамчы “Энерген” сыекчасы тамызып болгатылган җылы су агызып, 10-15 сәгать дәвамында биостимуляторда тукландырам. Көл төнәтмәсендә, алоэ согында, бал эремәсендә, “Фертика”да, ”Циркон”да,” Живая сила”да  тукландырырга була. Бу гамәлем күптәннән сыналган, ул орлыкларның  тишелешен яхшырта, нәни шытымнарны төрле чирләрдән саклый, үсентеләремнең иммунитетын күтәрә. 

Бакча җене кагылган кешеләрнең иҗадый фикерләүче, эзләнүчән, авырлыклар килеп туганда югалып калмаучан халык булуы бәхәссез. Ни хәл итәсең, кайвакытта  четерекле  хәлдән чыгу юлларын эзләп, үземнең дә баш ката. Әйтик, февраль- апрель айларында шәһәр фатирыбыздагы аз санлы тәрәзә төпләренә гаҗәеп күпсанлы рассадамны ничек сыйдырып бетерергә белми йөдәгән чакларым аз булмады.

Бу чорда нәни үсентеләргә кислород, аеруча табигый яктылык җитмәү үзен сиздерә. Бичаралар нечкәреп сузая башласа, эш харап: чирләшкәләрдән  мул уңышка исәп тотып булмавы көн кебек ачык. Моңарчы рассаданы берәмләп күчергәндә, бакчачы-галим Фарсель  Зыятдинов өйрәткәнчә, сөттән, судан  бушаган 1-2 литрлы пластик шешәләрне урталай кисеп, төпләрен тишеп утырта идем. Бер мәртәбә кулланылышлы ярты литрлы  сыра стаканнарына да күчереп караганым  булды. Катык-кефир, яфраклы чәй  тутырып сатыла торган, эчке ягына фольга ябыштырылган каты  кәгазь капларны, торттан, пирожныйдан, токмачтан  бушаган төрле формадагы пластик савытларны эшкә җиктем. Рассада савытын катыргы кәгазь ярдәмендә секцияләргә бүлеп утыртып та карадым. 

Орлыкларны торф таблеткаларына чәчеп үстереп була. Һәр ысулның үзенә хас уңай һәм тискәре яклары булуы мәгълүм. Сүз дә юк, пикировкаланган үсентеләр өчен махсус эшләнгән,  әллә никадәр бүлемтекле кассеталарның сатуда ниндие генә юк. Үземдә дә дистәгә якын алар. Шактый кыйммәт торулары өстенә, тәрәзә төбендә урынны күп алулары ягыннан отышлы түгел шул алар. Интернетта бакчачылыкка бәйле видеодәресләр карап утырганда, бер кызыклы яңалыкка тап булган идем.

Мәскәүдән ерак булмаган бер бистәдә үз йорты белән яшәүче, күпләп рассада үстереп сату белән шөгыльләнүче Юлия Миняева дигән  бер бакчачы ханымның кызыклы тәҗрибәсе күңелемә хуш килде. Ул идәнгә ламинат җәйгән чакта аска салып калдырыла торган поролонга охшаш синтетик тукыманы әкәм-төкәм рәвешендә төреп, орлыкларны шулар эченә  утырту әмәлен уйлап тапкан. Иң мөһиме: буш майонез банкасы эченә сыйган кечкенә генә төргәк эчендә, 25-30 нәни үсенте рәхәтләнеп үсеп утыра. “Әкәм-төкәм”не ясауның бер авырлыгы да юк. Шул ысулны сынап карадым, бик уңышлы алым икән.  Эш тәртибен тәфсилләп аңлатып үтәм.

Аслык материалны 10 -12см киңлектә, буен 1 метр - 120 см  чамасы озынлыкта  кисеп алып, өстәлгә җәеп салабыз. Өстенә 2 см калынлыгында  уңдырышлы туфрак түшибез. Бер кырыеннан 1 см га эчкәрәк кереп, арасын 2-3 см калдырып орлыклар тезеп, өстенә бераз балчык өстәп,  материалны тыгызлап төрә барабыз.Төреп бетергәч, таралып китмәсен өчен, резинка киертеп, орлыксыз башы белән майонез савытына утыртып куябыз. Орлыклы ягына бераз балчык өстәп,  рулонның өске ягына пульверизатордан су сиптереп,  яхшылап  сугарабыз. Үсентеләр тишелеп чыкканчы дымлылык саклансын өчен, өстенә пакет киертәбез. Шуның өстеннән янә бер резинка тарттырып куябыз.

Җылы урында орлыклар бик тиз тишелеп чыга. Яшь үсентеләр борын төртә башлауга, пакетны салдырып, савытны якты, салкынча тәрәзә төбенә куябыз. Үсенте ике-өч чын яфрак чыгарып, исәеп киткәнче, “әкәм-төкәм” эчендә була. Бу рәвешле чәчеп үстерелгән рассаданы берәмләп күчереп утырткан вакытта, төрелгән  рулон бик җиңел сүтелгәнгә күрә, тамырлар һич кенә дә зарарланмый. 

Февральдә вегетация срогы бик озын булган, өйдә пикировка ясалмаячак Брюссель кәбестәсен, порей суганын, эксибишенны,  сельдерейны торттан бушаган түгәрәк савытларга чәчәргә җыенам,  баклажан, баллы һәм ачы борыч орлыкларын быел да “әкәм- төкәм”нәргә төрәчәкмен. Мартка аяк басуга, томатның барлык төрләрен, күпсанлы чәчәкләрне, нәзберек  петунияләрне шул рәвешле чәчеп үстерергә ниятләп торам. Былтыр бу кызыклы ысулны кулланып үстергән рассадам көчле, учарлы тамырлы, ныклы сабаклы булды, яз айлары  салкын, җәй белән көз  корылыклы булса да, яшелчәләрем  чирләмәде, көзгә мул уңыш биреп сөендерде. Бу кызыклы алымны сынап карасагыз, оттырмассыз дигән өметтә калам.

Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: Рәзинә Мәрданова

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading