16+

Алма мармелады ясау ЫСУЛЫ

Моның өчен кирәк: 5 эре алма, 100 гр шикәр, 2 аш кашыгы крахмал, 100 мл су, 20 гр желатин.

Моның өчен кирәк: 5 эре алма, 100 гр шикәр, 2 аш кашыгы крахмал, 100 мл су, 20 гр желатин.

Желатин өстенә су салып, күперергә куябыз. Крахмалны да суга салып эретәбез. Алманы кабыгыннан, төшләреннән чистартып, эре угычта уабыз. Кәстрүлгә салабыз, шикәр өстибез дә 30-40 минут пешерәбез. Соңыннан суда эретелгән крахмалны кушабыз да кайнатып чыгарабыз. Кайнар алма боламыгын блендерда изәбез яки иләк аша чыгарабыз. Желатинны яхшылап эреп бетсен өчен җылытабыз да, алма боламыгына кушабыз. Берәр савытка пленка җәеп, шуңа алма массасын агызабыз. Тигезләп алабыз да суыткычка урнаштырабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading