Алма күп быел. Сездә дә шулаймы ул?! Бу алмаларны нишләтим икән инде диючеләргә бер рецепт тәкьдим итәм әле.
⠀⠀Бу рецептны берничә ел элек Айгөл Бариева аккаунтында күреп калган идем. Эшләп карадым да, бик ошаттым. Рецептын сезнең белән дә уртаклашырга булдым.
Кирәк:
10 литрлы чиләк тулы алма (чистартылган, төшләре, кортлары алынган)
1 кг алма согына 1 кг 200 грамм шикәр комы
Эш барышы:
Алмаларны юабыз, саркытабыз, төшләреннән, кортларыннан чистартабыз. Өстенә 1,5 литр су коеп, 1 сәгать талгын утта пешерәбез. Пешкән алманың суын марля аша сөзәбез (мин кичтән берничә катлы марля өстенә куеп калдырдым). Иртән 1 литр алма суына 1 кг 200 грамм шикәр комы салып, 40 минут талгын утта кайнатабыз. Үтәкүренмәле желе килеп чыга. Әлбәттә, мәшәкатьле инде мәшәкатьлелеген. Ләкин тәме... ммм...
Венера Мәҗитова
Башкортстан
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар