16+

Алмагачны ничек саклап калырга

Узган кышта өч яшьлек алмагачларымны куяннар харап итте. Очларын пычак белән кискән кебек ашап киткәннәр.

Алмагачны ничек саклап калырга

Узган кышта өч яшьлек алмагачларымны куяннар харап итте. Очларын пычак белән кискән кебек ашап киткәннәр.

Алмагачларым үсеп китәрме икән? Аларга ничек ярдәм итәргә? 
Флүзә Харисова. 

Бу очракта артык борчылырлык сәбәп юк. Тамырлар һәм кәүсә исән калганга күрә, алмагачлар һичшиксез үсеп китәчәк. Агачның төп кәүсәсе (центральный проводник) янәшәсендәге башка ботаклардан озынрак булып калсын өчен, скелет ботакларны беркадәр кыскартып кисәргә кирәк.  Инфекция кермәсен өчен, җәрәхәтләнгән урыннарны дезинфекцияләп, бакча сумаласы сөртеп куйсагыз әйбәт булыр.Агачның төбен иске мүлчәдән арындырып, туфрагын йомшартып, төбеннән 1 м читкәрәк китеп, әйләнәсенә 10-15 см тирәнлектә канау казып, комплекслы минераль ашлама, черемә, көл сипсәгез, алмагачыгыз матур булып үсеп китәр.

Нишләргә дә белгән юк

Быел  дачага баргач, куяннар кимереп башына җиткән  чия, слива, алмагачларымны кызганудан үземә  чүт кенә инфаркт булмады. Хәлем китеп, болдырга аудым. Агачларымның кар астында калган урыннарын тычканнар кимерүе җитмәгән, кар өстенә чыгып торган өлешләренең кәүсәләрен куяннар  яп-ялангач калдырып, кайрыларын тулысынча кимереп  ашаганнар. Ап-ак үзагачлары гына ялтырап күренеп тора.  Нишләргә дә белгән юк. Бәлки берәр киңәш бирерсез. 
Факия әбиегез. Казан

Чия белән сливаларның төпләре янәшәсендә гадәттә яшь үсентеләр  үсеп чыга. Карт агачлар шул рәвешчә нәсел калдыра. Куакларның куян кимергәннәрен  кисәргә туры килер. Алмагачларга килгәндә, тулаем кимерелгән кәүсәне коткарып калып булмаса да, өметне өзмик әле. Алмагачларның прививкадан өстәрәк өлешендә сау калган запас бөреләре юкмы икән? Алар бу җәйдә  яшь ботаклар чыгарыр һәм сез аннан яңа алмагач формалаштырырсыз? Әгәр агачны кисеп ташласагыз, төбеннән кыргый алмагач ботаклары үсеп чыгачак. Аңа сортлы алмагач ботаклары ялгап булачак. Бәлагә тарыган алмагачларны төпләп, яңа агачлар утырсагыз да була. Факия әби, кайгырмагыз. Иң мөһиме: үзегез исән!  Киләсе елларда яшь агач- куакларны әйбәтләп  төреп бәйләп, төпләренә ылыс салып яки керосинга йә дегеткә  манылган чүпрәкләр куеп калдырсагыз, кимерүчеләр зыян салмас. Юан кәүсәләрне, скелет ботакларны көздән агарту да булыша.

Агачларым кызганыч

Кырык ел бакча тотам. Быелгы кебек адәм көлкесенә калганым юк иде әле. Куяннар мине  бигрәк мәсхәрә иткән. Бакчабыздагы ник бер агач кимерелми калсын! Кайберләренең кәүсәсенең ярты ягы кимереп ашалган, бөтенләйгә кайрысын ашап бетерелгәннәре дә бар. Дачама аяк баскач, агачларымны кызганып,  бакча уртасында утырып еладым. Бу бичараларны коткарып булырмы икән соң?   Нихәл итим? Зинһар ярдәм итегез. 

Әлмәттән Гөлнур апагыз. 

Әгәр җимеш агачларының кәүсәсендә беркадәр  исән калган кайрысы калса, аны коткарырга өмет бар. Ашыгыч рәвештә яраларын бакыр купоросы эремәсе белән  дезинфекцияләп,  сыер тизәге, кызыл балчык, катнашмасы сылап, тукылмаган материалга урап бәйләп кую сорала. Камбий  катламы  як-яктан киңәеп үсеп килеп, берничә сезон  дәвамында җәрәхәтләрне ябачак. Әгәр агач кәүсәсенең урта өлеше нык кимерелсә,  аны күперчек ысулын кулланып ялгап, тернәкләндереп була. Моның өчен көз азагында алмагачтан кисеп алынган, кар астында яки юеш чүпрәккә төрелгән көе суыткычта кышлаган  сау-сәламәт чыбыкчаларны кулланабыз.

Май аенда бөреләр уяна башлагач, яралы кәүсәнең сәламәт урыннарындагы кайрысында астан һәм өстән Т хәрефе рәвешендә кисемнәр ясагыз.  Салкында кыш чыккан, бөресе ачылмаган чыбыкчаларның баш башын кыеклап кисеп,  яралы агачтагы кисемнәргә җайлап тыгып куегыз  һәм  әйбәтләп ныгытып бәйләгез. Ялгаганда камбий катламнарының бер-берсенә туры килүе бик мөһим. Прививка урынын даими тикшереп торыгыз, кояшта пешүдән, яңгыр суы кереп күгәрүдән, урыныннан кузгалудан саклагыз. Чыбыкчалар, яралы агачның кәүсәсе,  ялгаганда кулланыла торган инструментлар бик чиста, пычак  нык үткен булсын.

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading