16+

Анар ашау өчен 8 сәбәп

Анар – “бөртекле” дигәнне аңлата. Әлеге җимеш тәмле генә түгел, файдалы да.

Анар ашау өчен 8 сәбәп

Анар – “бөртекле” дигәнне аңлата. Әлеге җимеш тәмле генә түгел, файдалы да.

Аның кабыгы да, согы да, орлыклары да, хәтта төше дә медицинада, кулинариядә һәм косметологиядә зур урын алып тора.

Анар нәрсәдән файдалы соң?
1. Гемоглобинны күтәрә. Анарның иң таралган үзлеге—анемия белән көрәшүе. Азканлылык белән интеккәндә, 0,5 стакан анар согын су белән кушып, ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр эчәргә киңәш ителә. Моны 2 ай дәвамында эшләргә кирәк.

2. Анар кан басымын төшерә. Анарның төше артериаль кан басымын нормага китерергә ярдәм итсә, җимеш эчендәге ак элпәләрне киптереп чәйгә салып эчү нерв системасын тынычландыра.

3. Эч китүне туктата. Анарның кабыгы һәм җимешләре диареяга каршы ярдәм итә. Киптерелгән 20 гр кабыкны (яисә 50 гр төшләрне) 1 стакан суга салып акрын утта 30 минут кайнатырга. Аннан сөзеп, көнгә 2 шәр тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә кирәк.
4. Авыз куышлыгын һәм тамакны дезинфекцияли. Анар кабыгы төнәтмәсен яисә анар согын ангина, фарингит вакытында, гингивит яисә стоматит белән интеккәндә авыз куышлыгын чайкатыр өчен кулланалар. Ул авыртуны басарга һәм инфекцияләрне үтерергә ярдәм итә.

5. Канда шикәрне киметә. Анар диабетиклар өчен бик файдалы. Көнгә 4 тапкыр ашар алдыннан 60 шар тамчы анар согы эчсәгез, өченче көнгә үк нәтиҗәсен күрерсез.
6. Анар организмнан радиацияне чыгарырга булыша. Шуңа да радиоктив матдәләр белән эшләүчеләргә анар согын эчәргә киңәш итәләр.

7. Тән тиресен дәвалый. Әгәр дә тирегез майлы, бетчәле икән, 2 аш кашыгы анар согына1 чәй кашыгы тоз, сабын күбеге салып бутагыз һәм шуны битегезгә сөртегез. Битлекне 2-3 минут тоту да җитә. Анар кабыгын киптереп, уып ясалган порошок пешкән, ярылган, тырналган урыннарны дәваларга ярдәм итә.

8. Гормоннарның активлыгын арттыра. Анарның орлыклары клетчатка, эфир майлары һәм фитогормоннар чыганагы булып тора. Климакс вакытында гормоннар “уйнавы”, баш авырту сезне урап узсын дисәгез, әлеге җимешне ашагыз. Ә көнгә бер стакан анар согы эчкән ирләр потенциянең нәрсә икәнен белмәячәк. Өстәвенә, мондый сок простата рагына каршы көрәшә.

Исегездә тотыгыз: анар кабыгында бик аз күләмдә булса да агулы матдәләр — алкалоидлар бар. Шуңа да төнәтмәләрнең дозасын арттырмагыз. Моннан тыш, анар согының органик кислотасы теш эмаленә зыян сала. Шуңа да сокны һәрвакыт су белән кушып эчегез.

Анар аш бүлмәсендә эксперементлар ясау өчен менә дигән җимеш.  Ит маринадлау өчен анар согы менә дигән вариант.

Анар орлыкларын салатка кушсаң, ул әчкелтем тәм бирәчәк. Салат эстетик яктан да матур булыр.

Сүз уңаеннан, анарның 100 гр ашый торган орлыгы 62-80 ккал, 100 мл согында 42-65 ккал бар. Әгәр дә анар коры, салкынча урында тора икән, ул 1,5 айга кадәр сакланачак. Ә анар согы банкаларда кыш буе да сакланырга мөмкин.

Анар согын ашар алдыннан эчәргә киңәш итәләр. Ул аппетитны ача, ризыкны эшкәртергә ярдәм итә.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading