16+

Ап-ак тешле булырга теләүчеләр өчен КИҢӘШЛӘР

Барыбызның да ак тешле буласы килә, ә моның сере бик гади. Гадәттәгечә теш пастасы белән чистартканнан соң, теш щеткасына берничә тамчы чәй мае тамызыгыз да шуның белән чистартыгыз.

Соңыннан авызыгызны су белән чайкатыгыз. Шуңа игътибар итегез, сатып алынган чәй маена бернәрсә дә кушылмаган булырга тиеш.

Теш белән казналыкларны тоз ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Шуңа өстәп, авыздагы тәмсез ис тә бетә, тамак, авыз эче куышлыгы чирләре юкка чыга. Моның өчен тешләрне иртә-кичен тоз белән чистартырга кирәк. Һәр чистарткан саен, салкын су белән чайкатыгыз. Казналыкларны тозны бармак очына алып чистартасы була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading