16+

Ашка тоз сала беләсеңме?

Ризыкка тозны күп салырга кирәкми. Һәр хуҗабикә аны теге яки бу ризыкка кайчан, күпме саласын үзе белә. Тик ризык тагын да тәмле килеп чыксын дисәң, тозны билгеле бер вакытта салырга кирәк икән. Пешекчеләр әйтүенчә, тозны дөрес итеп салу ул - тулы бер сәнгать!

Ашка тоз сала беләсеңме?

Ризыкка тозны күп салырга кирәкми. Һәр хуҗабикә аны теге яки бу ризыкка кайчан, күпме саласын үзе белә. Тик ризык тагын да тәмле килеп чыксын дисәң, тозны билгеле бер вакытта салырга кирәк икән. Пешекчеләр әйтүенчә, тозны дөрес итеп салу ул - тулы бер сәнгать!

Сүзне иттән башлыйк. Аны пешеп чыгарга ярты сәгать кала салырга. Ә менә итне томалап пешергәндә әзер булырга, ун минут кала салу отышлы. Бавырны тоз сипмичә генә кыздырсаң, ул йомшак һәм сусыл булып пешә. Аны бавыр әзер булыр алдыннан гына сибәсең.
Йомшак итле балык тыгызрак булып пешсен өчен тозны кыздырырга бер сәгать кала ук сибәргә кирәк. Яңа тотылган балыкка тоз сибеп, аны 10-15 минут тотсаң, кыздырганда ул вакланып уылмый. Газ мичендә пешергәндә исә балыкны куярга 5-7 минут кала ук тозлагыз. Ухага иң баштан ук яки күбеген җыеп 5 минут үткәч салыгыз.
Гөмбә шулпасын исә әзер булыр алдыннан тозларга кирәк.
Боткага тозны инде тәмам әзер булганда салырга. Алай иткәндә тоз тигез булып сеңәчәк ди.
Яшелчә шулпасын - пешеп чыгарга ун минут кала, ә бәрәңгене кабыгы белән пешергәндә иң соңыннан тозлагыз. Кабыгыннан чистартылганын исә су кайнап чыгуга ук тозларга кирәк. Бәрәңгедән боламык әзерләгәндә тозны пешеп чыгар алдыннан гына салысагыз, ул тагын да тәмле була. Кыздырганда иң ахырдан сипсәң, ул кетердәп һәм кызарып пешәчәк. Тозлы кәбестәдән аш пешерергә уйласагыз, тозны кәбестәсе пешеп чыккач кына салыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading