16+

Җавап бирмәссезме икән?

Көн туса, берәр нинди сорау тумый калмый. "Шәһри Казан" сезнең сорауларыгызга бик теләп җавап бирә, укучыбыз. Сездән сораулар көтеп калабыз. Языгыз, шалтыратыгыз! Күп балалы гаиләләргә салым түләгәндә ташламалар каралачак дип ишеткән идек, бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. Әминә Зәйнетдинова, Түбән Кама. 2016 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрле өч яки...

Җавап бирмәссезме икән?

Көн туса, берәр нинди сорау тумый калмый. "Шәһри Казан" сезнең сорауларыгызга бик теләп җавап бирә, укучыбыз. Сездән сораулар көтеп калабыз. Языгыз, шалтыратыгыз! Күп балалы гаиләләргә салым түләгәндә ташламалар каралачак дип ишеткән идек, бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. Әминә Зәйнетдинова, Түбән Кама. 2016 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрле өч яки...

Көн туса, берәр нинди сорау тумый калмый. "Шәһри Казан" сезнең сорауларыгызга бик теләп җавап бирә, укучыбыз. Сездән сораулар көтеп калабыз. Языгыз, шалтыратыгыз!

Күп балалы гаиләләргә салым түләгәндә ташламалар каралачак дип ишеткән идек, бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.
Әминә Зәйнетдинова,
Түбән Кама.


2016 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрле өч яки аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр салым түләүдән азат ителәләр. Салым ташламасы гаиләгә, үз сайлавы буенча, салым салуның һәр төренең бер объектына карата бирелә: ул шәхси торак яки фатир, гараж яки машина урыны булырга мөмкин.

***

Балабызга 3 яшь ноябрьдә тула. Без урнаштырырга теләгән бакчага сабыйларны бары 3 яшьтән генә алалар. Аңлавымча, быелга балаларны туплау эшләре тәмамланды. Безгә хәзер нишләргә? Балага юллама биргәнне кайдан белергә була? Моның өчен район мәгариф идарәсенә барырга кирәкме? Анда гел чират бит...
Марина Оскарова,
Казан.


2015-2016 елга балаларны бакчаларга туплау эше төгәлләнде. Әмма мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлау ел дәвамында алып барыла. Нәтиҗәләр буенча, биш ай дәвамында «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система аша 50 меңнән күбрәк бала балалар бакчасына юллама алган. Сабые балалар бакчасына урнашмаган әти-әниләргә исә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша чиратның торышын даими тикшереп барырга кирәк. Баланың статусы «Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән» дип үзгәрүгә, ай дәвамында үзегезнең балалар бакчасына мөрәҗәгать итү сорала.

***
Мин Иске Арыш урта мәктәбендә техничка булып эшлим. Көн саен балаларга чишмәдән су алып кайтам. Идән юам, җыештырам. Кыскасы, эшем җитәрлек. Үзем 0,25 ставкада саналам. Ә хезмәт хакым бары 1300 сум тирәсе генә. Алга таба да шулай булырмы?
Гөлгенә Гыйльметдинова,
Балык Бистәсе, Иске Арыш.


Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыйков сүзләренә караганда, башта Иске Арыш авылы мәктәбен башлангыч итеп кенә калдырырга теләгәннәр. Ата-аналар риза булмагач, мәктәп Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең филиалына әйләнгән. «Техник эшченең хезмәте бала саны, җыештыру мәйданына карап артачак. Нәтиҗәдә хезмәт хакы да күбрәк булыр дип уйлыйм. Хәзергә әле документация эшләрен төгәлләмичә, конкрет кына суммаларны әйтеп булмый», - ди мәгариф бүлеге мөдире.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading