Шәһри Казан

Авырсаң, кабак аша

Нинди генә авырудан җәфалансагыз да, сезгә кабак ашарга кирәк. Аңардан да диетик һәм файдалырак продуктны таба алмассыз - соңгы вакытта галимнәр шундый фикердә тора. Урамда нәкъ менә кабак сезоны булуын да күздә тотсак, кабак ашый башлыйк.

Реклама

Кабак, карбыз һәм кавын белән бер семьялыкка керсә дә, алардан аермалы буларак, Россиянең урта полосасында да яхшы үсә. Алай гына да түгел, елдан-ел аңардан рекордлы уңыш алалар. Файдалылык ягыннан да ул аларны уздыра.
Кабак бик файдалы, дидек, нәрсәсе белән шулай шаккатмалы соң ул? Бердән, аңарда диабетик рацион өчен дә яхшы үзләштерелүче шикәр бар. Йомшак клетчатка, пектин матдәләре һәм А, Е, С, В1, В2, В6, РР кебек витаминнар да күп аңарда. Кабакта каротин шулкадәр күп ки, аның йомшагын хәтта А витаминын җитештерү өчен дә кулланалар. Ничек кенә мактасак та, кабак бездә бик популяр түгел. Югыйсә, аңардан бит менә дигән ризыклар әзерләп була.
Әйтик, тутырылган кабак. Кабакны юып, өске «капкачын» кисеп алабыз. Төшләреннән чистартабыз. 200 грамм дөге пешереп, аны сөзәбез. 100 грамм йөзем җимешен, 200 грамм кара җимешне юып куябыз. Ярты кг алманы юып, кисәкләргә бүләбез. Боларның бөтенесен бергә бутап, тәменчә тоз һәм шикәр салабыз. Бераз гына корица да өстәргә була. Катнашманы кабак эченә тутырабыз да 200 гр эретелгән атланмай салабыз. «Капкачын» каплап, май сыланган табага утыртабыз һәм газ миченә тыгабыз. Әзер булгач, табынга каймак белән чыгарабыз.
Кабакның төше дә файдалы. Ул үсемлек майларына һәм аксымга бай. Аны бавырны дәвалаганда кулланалар. Цинкка бай булганга, биттәге бетчәләргә дә каршы көрәшә ул.
Кабакның согы исә минералларга бай, шуның белән ул антиоксидант булып тора. Грипп таралган вакытта һәр иртә бер стакан кабак согы эчәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: