16+

Аягыңны гәҗиткә төр, өшемәсен...

Чын кышны кайчан күрербез икән, дип аптырап йөргән идек, менә сиңа мә - урамда 22 градус салкын. Димәк, чират кыш башыннан ук әзерләнеп куелган җылы киемнәргә дә җитте.

Аягыңны гәҗиткә төр, өшемәсен...

Чын кышны кайчан күрербез икән, дип аптырап йөргән идек, менә сиңа мә - урамда 22 градус салкын. Димәк, чират кыш башыннан ук әзерләнеп куелган җылы киемнәргә дә җитте.

Урамда туңып йөрмәс өчен, киемнәр җылы гына түгел, күп катлы да булырга тиеш. Алар үзләренә күрә бер һава катламы булып, җылыны саклап тора. Иң яхшысы - әлбәттә, тән җылысын саклый торган кием, халык телендә ул термобелье буларак билгеле. Шулай ук табигый тукымадан тегелгән кием-салым да салкыннан саклый. Аяк киеменә килгәндә, аның калын табанлы һәм эчлеге табигый мехтан булуы яхшы. Кысан да булырга тиеш түгел ул, чөнки тар аяк киеме кан әйләнешенә комачаулый.
Аякны җылыда тотуның тагын бер сере - коры горчичник. Аны оекбаш эченә куеп калдырсагыз, бернинди суык та куркыныч түгел. Тагын бер кызык һәм гади генә ысул да бар икән: берничә юка оекбаш киеп, аны газета яки полиэтилен пакет белән чорнагыз. Кышын балыкчылар өйләреннән шулай чыгып китә икән.
Суыкта бармакча кию дә дөрес түгел. Аны бияләйгә алмаштырыгыз. Салкын җилдән саклану өчен, башлыгы булган кием кию яхшы булыр.
Киемнәрне барладык, инде ныклап ашап та куйыйк. Ризыкның туклыклы һәм калориялесен сайлагыз. Ризык бит ул - энергия. Салкын көннәрдә калория башка вакытка караганда 400гә күбрәк булырга тиеш. Алар исә тәнне җылытуга китә. Урамда озак вакыт булырга туры килсә, үзегез белән термоска тутырылган кайнар чәй дә алырга иренмәгез. Туңганыгызны сизсәгез, бернче очраган кибеткә кереп җылыныгыз. Якын-тирәдә андый урыннар күренмәсә, бер урында сикергәләп торырга кала инде. Физик күнегүләр дә ясап алыгыз. Һәр ярты сәгать саен кабатлап торсагыз, эчегезгә салкын үтмәс. Салкыннан калтырый башлаганыгызны тойсагыз, ике учыгыз арасына кыстырылган карандашны ике минут дәвамында тәгәрәтегез. Бу ысул нигезендә су-джок принциплары ята.
Салкын дигәннән, планетабызда иң суык урын - Оймякон белән Якутия. Анда иң түбән температура - 46,4тән 67,7гә кадәр икән. Тагын берничә кызыклы факт: баш миенә салкын турындагы сигналны тәнебездәге 250 000 нокта хәбәр итә. Хатын-кызлар суыкны, ирләргә караганда, җиңелрәк кичерә. Аларның тире астындагы май күзәнәкләре «җылырак».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading