16+

Айсылу Габдиновадан өлеш рецепты

250 грамм каймак, 100 грамм ак май, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып камыр басам да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык итен, бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турап, тоз, борыч өстим.

Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп җәям һәм эчлек салам. Ә өлешнең тәмле булып чыгуының сере – эчлек эченә мул гына итеп ак май салып чыгарга кирәк! Менә шул вакытта ул коры булмый, телне йотарлык тәмле чыга. Өлешне 200 градуслы мичтә ярты сәгатьләп пешерәбез.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул хәтлем күп май ашасаң файдасына карандашей зыяны күбрәк булыр, мин майны әзәйтер өчөн катык кулланам, биктә тәмле килеп чыга

    Мөһим

    loading