16+

Аю чикерткәдән котылу ысулы

Аю чикерткә, икенче төрле аны бозаубаш (медведка) дип тә атыйлар, дым күп булган туфракта үрчи.  Бу бөҗәк бик күп яшелчәнең уңышын юкка чыгара. Аңардан котылу җиңел түгел.

Аю чикерткәдән котылу ысулы

Аю чикерткә, икенче төрле аны бозаубаш (медведка) дип тә атыйлар, дым күп булган туфракта үрчи.  Бу бөҗәк бик күп яшелчәнең уңышын юкка чыгара. Аңардан котылу җиңел түгел.

Аю чикерткәне борчак һәм колорадо коңгызы агуы ярдәмендә юк итеп була. Моның өчен 1 кг ярылган борчак (түгәрәкне түгел, нәкъ менә урталай ярылганны), колорадо коңгызына каршы агу һәм 1 литр су кирәк.

Агуны 1 литр суга салып бутыйбыз. Шуңа борчакны салып, 12 сәгать тотабыз. Болай эшләгәндә, ул агулы суны сеңдерәчәк.
Тиешле вакыт узганнан соң, борчакны бакчаның корткычлар күренгән җирләренә сибәргә кирәк. Моны бакча казыганда эшләү яхшырак, чөнки борчак җир астында калырга тиеш. Урталай ярылган борчак үсә алмый, шуңа да ул җәй буе аю чикерткәләргә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

Фото: http://Shutterstock.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading