16+

Айвадан нинди файда?

Айва составында С, Е, Р, РР, К, В1, В2, В5, В6, В9 витаминнары, каротин һәм тимер, магний, калий, кальций кебек микроэлементлар бар.

Айва составында С, Е, Р, РР, К, В1, В2, В5, В6, В9 витаминнары, каротин һәм тимер, магний, калий, кальций кебек микроэлементлар бар.

Әлеге җимеш вирусларга, бактерия, паразитларга каршы көрәшә. Организмдагы ялкынсыну процессын киметергә булыша. Телне камаштыру үзлегенә ия булганга, эчәклек флорасына яхшы йогынты ясый, ашказаны-эчәклек тракты авыруларын дәвалаганда ярдәм итә. Сидек кудыру үзлегенә дә ия, шуның белән организмнан артык сыеклыкны чыгара. Айва нерв системасын да тынычландыра, стрессны киметә.
Файдалы үзлекләре күп булса да, аны кайбер очракларда куллану зыянлы да булырга мөмкин. Плеврит булганда, эч кату белән җәфаланган кешеләргә аны сак ашарга кирәк. Эче катучыларга айваны азрак күләмдә һәм бал белән ашарга киңәш итәләр.

Айва каты һәм тыгыз кабыклы. Аны пешереп ашау дөресрәк. Пешергәч, айва йомшара. Аңардан кайнатма, повидло, джем, мармелад, компот ясыйлар. Ит һәм кош ризыкларына аны соус итеп тә бирәләр.

Айваны агачтан өзеп алгач, ике атна тотыгыз. Шул арада ул йомшара. Чи килеш аны чәйгә лимон урынына кушарга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading