Теплицаны кышка әзерләп калдырганда ук мин сидератлар, әйтик, борчак, горчица чәчәм. Аны иртә язда да эшләргә була. Алар туфракны азотка, туклыклы матдәләргә баета.
Скопировать ссылку
Теплицаны кышка әзерләп калдырганда ук мин сидератлар, әйтик, борчак, горчица чәчәм. Аны иртә язда да эшләргә була. Алар туфракны азотка, туклыклы матдәләргә баета.
Теплицага кар тутырырга онытмадыгызмы? Кыш буена туфрак кипкән һәм туңган була. Дым беткәч, зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалы микроорганизмнар да үлә. Шуңа да алар кар суына мохтаҗ.
Тагын бер мөһим этап – теплицаны юарга кирәк. Суга марганцовка яки кер сабыны салып юыгыз. Аннары кайнар су белән эшкәртеп чыгасы була. Аңа шулай ук марганцовка салырга онытмагыз. Бу ысул белән теплицаны зарарлы бактерияләрдән арындырабыз һәм туфракны җылытабыз. Бер көннән соң «Фитоспорин-М» белән эшкәртегез.
Туфракны җылытсак, орлыклар кыска вакыт эчендә тишелеп, үсентеләр дә тизрәк үсеп китәчәк. Моның өчен туфрак өстенә кара пленка җәеп куябыз яки ике тапкыр кайнар су сибәбез.
Чәчәк һәм яшелчә рассадаларына мин витаминнар «бирәм». Даруханәдән В1, В6, В12 витаминнарын аласыз. Бер литр җылы суга һәр витаминны берәр ампула саласыз да рассадага сибәсез. Пульверизатор ярдәмендә яфракларына да сибәргә мөмкин. Бу катнашманы бүлмә гөлләренә дә сибәргә була.
Комментарийлар