16+

Бакчачыга киңәшләр

Карлыган куагына ашлама сыйфатында көл кулланыгыз. 10 литр суга бер кушуч салып эретегез дә куак төбенә сибегез. Көлдә калий да, фосфор да бар. 

Бакчачыга киңәшләр

Карлыган куагына ашлама сыйфатында көл кулланыгыз. 10 литр суга бер кушуч салып эретегез дә куак төбенә сибегез. Көлдә калий да, фосфор да бар. 

- Кыярны авырулардан саклау өчен 1 чиләк суга 1 литр майсыз сөт белән 20 тамчы йод салып болгатырга. Атнага бер тапкыр профилактика максатыннан сибәргә кирәк. Яшел сабын да өстәргә була.

- Помидорда фитофтора авыруы булмасын дисәгез, профилактика өчен, бордос сыекчасы (ун өлеш суга бер өлеш). Моның өчен август аен көтеп торырга кирәкми, июнь аеннан ук сибә башларга була. Помидор куакларына гына түгел, теплица өслекләренә дә сиптерә аласыз. Фитофтораны булдырмаска сарымсак суы да булыша. Бер стакан ваклап туралган сарымсак тырнагына 10 литр су салып, берничә көн тотасы. Аннары бер чиләк суга 500 мл концентрат кушып, һәр ун көн саен сибәсе. Помидор яфракларына гөмбәчек инфекциясе эләкмәсен өчен, 10 литр суга бер стакан тоз салып сибегез. Тозлы су яфракларда саклагыч элпә барлыкка китерә.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading