Базарларда, урам чатларында бүген яшь үсентеләр белән сату итәләр. Аларны дөрес сайламасак, тиешенчә утыртмасак, күпме акчабыз әрәмгә китәчәк, хезмәтебез җилгә очачак. Ялгыш җибәрмәс өчен, кайбер киңәшләрне тоту мөһим.
Агач-куак, чәчәк үсентеләренең җылы як туфрагында формалашканнары безнең кырыс шартларда үстерергә яраксыз. Клоновидный алмагач үстереп карагач, шундый фикергә килдем. Алар безнең кыска җәйгә, салкын яңгырлы көзгә яраклашмаган, җимеш бирерлек булып өлгереп җитә алмыйлар. Кышка әзерлексез кергәнгә күрә, ничаклы хәстәрен күрсәң дә, үзләренә барыбер суык тия. Иң отышлысы: безнең як климатына яраклаштырылган, районлаштырылган үсентеләр алу. Әйтик, Татарстан яки Мәскәү, Чиләбе өлкәләре фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре тарафыннан сыналган, селекция юлы белән камилләштерелгән үсентеләргә заказ биреп, сорт сынау участокларыннан почта аша кайтартырга була. Шулай ук Татарстандагы җиләк-җимеш питомникларында сатыла алар.
Уңышлары чагыштырмача кимрәк булса да, кыска кырыс җәйгә яраклаштырылган Себер селекциясе үсентеләре дә безнең шартларда үзен яхшы хис итә.
Үсентене сайлаганда, иң элек тамыр системасына игътибар итәргә кирәк. Ул ябык та, ачык та булырга мөмкин. Балчыгы белән казып алганга күрә, ябыгының үзәк тамыры җәрәхәтләнми, ачык һавада торып кипшенми, чук тамырлары өзелмәгәнгә, яңа урында тиз тернәкләнә. Ә ачыгының нык тармакланган үзәк тамыры сынмаган, черемәгән, төрле таплар, күгәрекләр капламаган булуы, очларының чукланып торуы мөһим.
Агач-куакларның тамырларын берничә сәгатькә биостимуляторлы җылы суга тыгып тору, сыек балчык боламыгына манып алып, җилләткәч утырту отышлы. Вак тамырлар тизрәк эшкә керешә.
Үсентене язын сатып алсак, бөреләре уянганчы утыртып өлгерү мөһим. Утырту чокырын алдан әзерләүнең хикмәте бар. Язын утыртыласына чокыр көздән казып куела, чокыр төбенә керамзит, кирпеч ватыклары, вак ташлардан, комнан дренаж катламы ясала. Берничә чиләк черемәне, ике-өч елга җитәрлек минераль ашламаны уңдырышлы туфрак белән аралаштырып төпкә салып калдыру мәҗбүри. Туфракның бер өлеше чокыр янәшәсенә өеп калдырыла. Язын ул тиз җылына һәм күпереп, агач төбенә салырлык хәлгә килә. Чокырны язгы су басмасын өчен, хәстәре көздән күрелә. Аңа шифер йә калай каплап калдыру мөмкин. Әгәр моңа яз көне генә керешсәк, туфракта туң китмәгән, җир суык була.
Утырмаган көпшәк туфрак яшь агач яки куакның үсү ноктасын (кәүсәнең тамырга тоташкан урынын ) тирәнгә тартып төшерә. Дөрес утыртылмаган агач бөтенләйгә җимеш бирмәскә мөмкин. Агач яки куакка прививка ясалган булса, тамыр муентыгы җир өсте тигезлегендә калырга тиеш. Ботак тамырландырып үстерелгән очракта, куакның тамыр муентыгын 3-5 сантиметрга тирәнгәрәк күмәбез. Роза утыртканда, прививка урынын өстә калдырылу мәҗбүри.
Көзен агач утыртыласы чокыр бер ай алдан казып куела. Чокыр казыган вакытта уңдырышлы өске катламны бер якка, уңдырышсызын икенче якка өя бару мөһим. Тамырлар янәшәсенә уңдырышлы өске катлам салына, ә уңдырышсызы өстә калдырыла. Яңа тирес салып калдырсак, агач-куакның тамырлары яначак. Иң отышлысы, өлгереп җиткән черемә яки компост куллану.
Чокырның тирәнлеге, киңлеге нинди үсенте утыртылуга бәйле. Карлыган, крыжовник, йошта кебек куакларга – 40х 50 сантиметрлы чокыр казыла, ярты чиләк комнан торган дренаж катламы өстенә, туфрак белән болгатып, бер чиләк черемә, өч аш кашыгы суперфосфат, берәр кашык аммиак селитрасы, 1 стакан көл салып калдырыла. Бер-ике еллык алмагач утыртыласы чокырның тирәнлеге 60-70 см, диаметры 80-90 см булырга тиеш, ә тамыры зур балчык кантары белән казып алынган очракта, чокырның киңлеге, тирәнлеге арттырыла. Чокыр төбенә өч чиләк черемә, 100 гр суперфосфат, өч стакан агач көле яки 100 гр нитрофоска салабыз. Тере койма ясап үсә торган кура җиләкләрен, кумберлендны, киңлеге 0,5 метрлы, тирәнлеге 45 сантиметрлы траншеяларга, үсентеләр арасын 30 см калдырып, рәткә тезеп урнаштырабыз. Траншея төбенә 5-6 см калынлыкта черемә сибәбез, шуның өстенә һәр погон метрына 120 гр нитрофоска, 300 гр көл катнаштырылган уңдырышлы туфрак таратыла. Яхшылап сугарабыз. Ашламага тиеп, яшь тамырлар зыян күрмәсен өчен, таучык ясап өелгән ашламасыз туфрак өстенә үсентенең тамырларын таратып утыртабыз, бик аз күләмдә ашланган туфрак белән күмдереп, су сибеп, төбен мүлчәлибез. Янәшәсенә казык кагып, кәүсәне шуңа бәйлибез.
Язын бөреләре бик иртә уяна торган карлыган кебек куакларны көздән утыртып калдыру, алмагачны, грушаны язын утырту отышлы санала. Кайчан утыртуыбызга карамастан, үсентеләрне көздән сатып алу отышлырак. Питомниклар аларның сыйфатлысын көздән сатуга чыгара.
Кышка кергәнче, бакчадагы барлык яшь үсентеләрне, шул исәптән быелгы көздә утыртылганнарын яхшылап сугару, төпләре әйләнәсенә калын итеп черемә, компост тарату, кайрыларын куяннар, тычканнар кимермәсен өчен, кәүсәләрен тимер яки пластик челтәрләр белән уратып алу, ылыслы ботакларга, капчык материалына йә тукылмаган материалга төреп бәйләп калдыру зарури.
Хәмидә Гарипова
Комментарийлар