16+

Бакчага ямь бирик

Бакчадагы эш түтәл казу, әйбер утырту белән генә чикләнми. Әйтик, су тәпәннәрен тәртипкә китереп, урындык-эскәмияләрне, лейкаларны кеше рәтле итеп буяп куйсаң, үзеңә дә күңелле, бакчаң чәчәккә күмелгәнче үк, аңа да ниндидер төс кереп китә. Буядык ди. Моның белән генә чикләнмәсәгез дә була. Шәхсән үзем буяу кипкәч декупаж ясап, төссез лак...

Бакчадагы эш түтәл казу, әйбер утырту белән генә чикләнми. Әйтик, су тәпәннәрен тәртипкә китереп, урындык-эскәмияләрне, лейкаларны кеше рәтле итеп буяп куйсаң, үзеңә дә күңелле, бакчаң чәчәккә күмелгәнче үк, аңа да ниндидер төс кереп китә. Буядык ди. Моның белән генә чикләнмәсәгез дә була. Шәхсән үзем буяу кипкәч декупаж ясап, төссез лак белән буяп ныгытып кую ягында. Шулай эшләгәндә аларга бернинди яңгыр да куркыныч янамый.
Декупажны икенче төрле салфетка техникасы дип атыйлар. Моның өчен нишлибез? Сез яңартасы әйбернең төсе белән ярашырлык салфетканы сайлап алабыз да, өч катлы салфетканың сул яктагы ике ак ягын салдырып, сурәтлесен генә калдырабыз. Үзебезгә ошаган рәсемне контур буенча кул белән ертып, күңелең ничек тели, шулай ябыштырабыз. Ябыштыру өчен бер өлеш ПВА җилеме, бер өлеш су алып, аларны болгатабыз һәм рәсем ясаганда файдаланыла торган йомшак кисточка-пумала белән җирлеккә ябыштырабыз. Ул җыерчыклар калмаслык итеп, үзәктән тышка таба эшләнә. Пумала кулай булмаса, бу эшне кул белән генә дә башкарып чыгарга мөмкин. Сурәт кипкәннән соң, әйткәнемчә, аны төссез лак белән каплыйбыз. Шул рәвешле минем сыман бакча җиһазларының бизәкләрен ел да үзгәртеп торырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading