16+

Бакчаны колмак баскан. Аңардан ничек котылып була? 

Колмакны күпләр койма буена утырта. Беседканы, йорт диварларын каплар өчен дә кулланалар. Ул бик тиз, башта, әлбәттә, бик матур булып җәелеп китеп үсә. Әмма артык таралып үсә башлагач, бер мәшәкатькә әверелә.

Бакчаны колмак баскан. Аңардан ничек котылып була? 

Колмакны күпләр койма буена утырта. Беседканы, йорт диварларын каплар өчен дә кулланалар. Ул бик тиз, башта, әлбәттә, бик матур булып җәелеп китеп үсә. Әмма артык таралып үсә башлагач, бер мәшәкатькә әверелә.

Колмак ике төрле була: япон колмагы һәм гади. Беренчесе берьеллык үсемлек. Шуңа да әллә ни зур мәшәкать тудырмый. Дүрт метрга кадәр генә үсә. Ә менә гади колмак – күпьеллык. Ул 17 метр биеклеккә кадәр үсә ала. Ул орлыктан да, тамырдан да, чыбыкчадан да үрчи. Артык таралып китеп, бакчаның кирәкле участокларын да сырып алырга мөмкин. Аннан ничек котылырга соң?
 

Көрәк белән казып алып. Кимендә 20-30 см тирәнлектә казыган очракта, аны җиңеп була. Әмма яшь үсентеләр чыгып торганга, бу берничә елга сузылырга мөмкин. 
Тоз сибеп. Тик бу ысул ул урында башка әйбер утыртасы булмасагыз гына әйбәт. Колмакның тамыры тирәсенә 1 см калынлыкта тоз сибегез. Берникадәр вакыттан колмак сулып кибә башлый. 
Кыш ярдәмендә. Кышка кергәндә, тамырларын туфрактан ачып калдырыгыз. Кышкы суыкта алар өшер дигән өмет бар. 
Ашлама белән. Файдалы әйберне күп итеп кулланган очракта киресенчә зыянлы булуы да бар бит. Монда да шул принцип эшли. Селитра алып, колмак үсентесе тирәсенә калын итеп җәегез. Өстенә су сибегез. Дым белән ул шунда ук эреп, тамырга тизрәк барып җитәчәк. Әмма бу урынга берничә ел бернәрсә дә утырта алмыйсыз. 
Гербицидлар. Әйтик, Граунд. Аны инъекция сыйфатында тамырга яки сабагына кертергә була. 
Кара пленка белән. Чүп үләннәренә каршы бакчачылар шуны куллана, чөнки ул үсемлеккә кояш нурларын үткәрми. Ә яктылыксыздан теләсә нинди тереклек үлә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading