16+

Бал гына димә...

Умарта кортлары бал гына түгел, тагын бик күп продуктлар да бирә. Әйтик, бал икмәген (аны икенче төрле чыршын дип тә атыйлар, русчасы - перга). Тиз бозыла торган продукт буларак, аны кортлар башлары белән кәрәз күзәнәгенә тыгызлап тутыралар да, өстенә бал агызып, балавыз белән пичәтләп куялар. Шуңа да бал икмәге микробларга...

Бал гына димә...

Умарта кортлары бал гына түгел, тагын бик күп продуктлар да бирә. Әйтик, бал икмәген (аны икенче төрле чыршын дип тә атыйлар, русчасы - перга). Тиз бозыла торган продукт буларак, аны кортлар башлары белән кәрәз күзәнәгенә тыгызлап тутыралар да, өстенә бал агызып, балавыз белән пичәтләп куялар. Шуңа да бал икмәге микробларга...

Умарта кортлары бал гына түгел, тагын бик күп продуктлар да бирә. Әйтик, бал икмәген (аны икенче төрле чыршын дип тә атыйлар, русчасы - перга). Тиз бозыла торган продукт буларак, аны кортлар башлары белән кәрәз күзәнәгенә тыгызлап тутыралар да, өстенә бал агызып, балавыз белән пичәтләп куялар. Шуңа да бал икмәге микробларга каршы көрәшү үзлегенә ия, аның 26 проценты аксым матдәләреннән, шул исәптән ферментлардан тора, 34 процентын исә углеводлар тәшкил итә. Иммунитетны ныгыту, грипптан саклану өчен көненә ике чәй кашыгы бал икмәге кабып кую да җитә. Аны куллану гемоглобин эшләнеп чыгуны арттыра, азканлылыктан файдаланыла һәм операция кичергәннәргә тиз арада тернәкләнергә булыша. Тәндәге яраларны да тиз төзәтә ул. Бала көтүче ханымнар аны токсикоздан котылу өчен дә куллана.
Тома балавызны (прополис) кортлар үз ояларында санитар-профилактик шартларны саклар өчен куллана. Аны алар ояларына үтеп кергән төрле эре бөҗәкләрне, кимерүчеләрне, чагып үтергәч чыгарып ташларга мөмкинлекләре булмаганда, бәлзәмләүдә дә файдалана. Тома балавыз, кайда җыелуына карап, төсләре белән аерылып тора: сары да, коңгырт та, ачык яшел яки кара яшел дә булырга мөмкин. Ул төрле мазьлар һәм косметика җитештергәндә дә кулланыла. Аның составында үсемлек сагызлары, бәлзәмнәр, эфир майлары, дуплау матдәләре, балавыз һәм чәчәк серкәсен күрергә була. Әлеге продуктта галимнәр илле органик матдә һәм минераль элемент, дүрт органик кислота, алты витамин барлыгын ачыклаган. Ул да микробларга каршы көрәшү, авыртуны басу үзлегенә ия. Тома балавыз организмның зыян күргән тукымаларын яңадан торгызуны тизләтә. Буыннары авырткан кешеләр өчен дә файдалы ул. Аны ашказаны җәрәхәтен дәвалауда да кулланырга була.
Бал корты агуы ревматизмнан җәфаланган, аркалары авырткан һәм аңардан ясалган мазьны кулланучыларга таныш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading