16+

«Баллы хатын» авызны бөрештерми

Томат, борыч һәм баклажан орлыклары утыртылды. Чиратта - кыяр орлыклары. Узган ел үзең әзерләп куйган орлыкларга тукталыргамы, әллә берәр яңа төрен сынап караргамы? Шуларны уйлап, кибеткә кердем. Ә анда кыяр орлыкларының төрлелегеннән күзләр камаша: монысы тозлау өчен, әнә тегесе салатлар өчен тәмле икән. Монысы бик зур булып үсә, болары гел...

«Баллы хатын» авызны бөрештерми

Томат, борыч һәм баклажан орлыклары утыртылды. Чиратта - кыяр орлыклары. Узган ел үзең әзерләп куйган орлыкларга тукталыргамы, әллә берәр яңа төрен сынап караргамы? Шуларны уйлап, кибеткә кердем. Ә анда кыяр орлыкларының төрлелегеннән күзләр камаша: монысы тозлау өчен, әнә тегесе салатлар өчен тәмле икән. Монысы бик зур булып үсә, болары гел...

Сатучы-консультант Вероника Исаева әйтүенчә, кыярның тәме аның сортыннан гына түгел, үстерү шартларыннан да тора. Кирәкле шартлар тудырылмаганда, үзе ачы, кабыгы калын һәм брезент сымак тыгыз, каты була. Сортларның исемнәренә килгәндә, әйтик, Пикантный, Сахарный малыш, Сладкая женщина, Сладкий король, Смак дигәннәре чынлап та тәмле, авызны бөрештерми. Әмма кыяр орлыгы сайлаганда атамасын уку гына җитми, кабына язылганнарга да игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә анда «салатлар өчен кулай» дип язылган булса, шикләнмичә алырга мөмкин. Бакчачылар Тимирязев академиясендә барлыкка китерелгән Апрельский F1 һәм Зозуля F1 сортларын инде өч дистә елдан артык куллана. Аларның тәме дә шәп, тиз өлгерәләр дә, уңышны да күп бирәләр. Соңгы елларда чагыштырмача яңа сорт саналган Арбат F1 да яхшы сатыла. Озынлыгы 22-24 сантиметрга җитүче һәм уңышны яхшы бирүче Стелла F1 гибридын да ярата сатып алучыларыбыз, дип, һәр сорт белән таныштыра Вероника.
Теплицада үстерергә уйласагыз, F1 категориясенә кергән күләгәгә чыдамлы сортларга тукталыгыз. Болар - Мануал, Марафон, Северное сияние, Ладога, Эстафета, Олимпиада. Салкынга чыдам сортлар да күптөрле. Бакчачылар шулай ук F1 категориясенә кергән гибрид сортлар - Балалайка, Салтан, Форвард F1, Козырная карта, Буян, Три танкиста, Мальчик с пальчикны кулай күрә. Фауст F1 сорты исә табигать шартларына яраша белүе белән аерыла, дип киңәшләрен бирә ул.
Салатлар ясый торганын сайладык, тозларга яраклысы да кирәк бит әле. Аның өчен Салтан, Анюта һәм Фермер, шулай ук Кузнечик, Стрекоза, Козырная карта, Желудь һәм Муравей әйбәт икән.
Вероника тагын бер мөһим киңәш бирде. Нинди генә яшелчә булмасын, аның берничә сортын утыртырга тырышыгыз. Төрле табигать шартларында да яхшы уңыш җыярсыз, дип озатып калды ул мине.
- Нәрсәне кайчан утыртырга кирәклеген күрә-игътибар итә белгән кешегә табигать үзе искәртә.
- Балан чәчәк аткач, кыяр утырт.
- Пион чәчәге бөресе ачылуга, ачык грунтка кабак, ташкабак һәм кыяр орлыгы чәчәргә була.
- Нәркис чәчәк аткач, ачы торма чәч. Берничә көннән, борчак белән кәбестә дә утыртырга була.
- Каштан чәчәк аткач, фасоль һәм редис утыртуның хәстәрен күр.
- Сирень чәчәк аткан вакытта кәбестәгә тотын.
- Суганны бакалар бакылдый башлаганчы утырталар.
- Өрәңгедә «алкалар» барлыкка килдеме - чөгендергә чират.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading