Шәһри Казан

Балыкны алганда күзенә кара

Балык алырга дип базарга чыккан идем. Ларек эчендә хәйран кеше җыелган. Үз уйларыма чумып басып торып, ун минут үткәнен сизми дә калганмын. Нишләп ун минутмы? Чөнки миннән алдагы бер ир чират башындагы хатынга: «Ун минут буена һаман сайлый алмадыгыз инде. Чиратны тоткарлап тормагыз», - дип җикеренде. Халык тавышлана башлагач, әлеге...

Реклама

Балык алырга дип базарга чыккан идем. Ларек эчендә хәйран кеше җыелган. Үз уйларыма чумып басып торып, ун минут үткәнен сизми дә калганмын. Нишләп ун минутмы? Чөнки миннән алдагы бер ир чират башындагы хатынга: «Ун минут буена һаман сайлый алмадыгыз инде. Чиратны тоткарлап тормагыз», - дип җикеренде. Халык тавышлана башлагач, әлеге хатын белән сатучының бәхәсенә колак салдым. Чиратны тоткарлаучы хатын алдындагы балыкның күзенә төртеп күрсәтеп, күзләре тонык бит, яңа кайтарылганы булса, янып торыр иде, дип бәйләнә. Аннан балыкны әйләндерә-тулгандыра башлады. Тагын нәрсәләр кыланган булыр иде, белмим, сатучы сезгә бернәрсә дә сатмыйм дип ачулана башлагач, чыгып китте. Гадәттә, мин үзем алай сайлап азапланмыйм, «балыгыгыз күптәнге түгелме?» дип кенә сорыйм. Сайлый белмәгәч, сатучы сүзенә ышанырга кала инде. Теге хатын бер дә белми түгелдер, әнә күзенә кадәр карап тикшерде бит. Балык сайлаганда тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Анысын мин Казан шәһәренең ветеринария берләшмәсе баш табибы Гали Мөхәммәт улы ИСХАКОВтан сораштым.
- Күпләр базардан яки кибеттән алып кайткан балыкларын бозылган иде дип сөйли. Кат-кат әйтәм, алданмас өчен, сатучыдан белешмә кәгазен сорагыз. Анда балыкның сорты, кайда тотылганлыгы, кайчан кайтарылган һәм кайчанга кадәр сатылырга тиешлеге - барысы да язылган. Анда язылганнар да ышандырмаса, саңагына игътибар итәргә кирәк. Бу иң дөрес күрсәткеч. Әгәр дә саңагы кызыл төстә икән, бу балыкны алырга ярый. Саңагы ак яки соры төскә кергән булса, алмавыгыз хәерле. Бармагыгыз белән басып карагыз, шул урын батынкы булып калмаса, ягъни кире үз хәленә кайтса, шулай ук ашарга яраклы балык дигән сүз. Тәңкәсе кипкән булмасын, ул балыкка тыгыз һәм нык берегеп торсын. Майлы балык булып, мае сары төстә булу аның озак сакланганлыгын күрсәтә. Яңа тотылган балыкның тиресен каплаган лайласы үтәкүренмәле була. Лайласы ябышкак һәм тигезсез икән, димәк, күптәнге. Балыкны чистартканда ул кылчыгыннан тиз аерылса яки кылчыклары тырпаеп торса, озак сатылмый яткан балыкны алган булып чыгасыз.
- Хәзер балыкларның башсызларын да саталар. Ысланган балык бозыла башласа, аның башын кисеп алып сатуга куялар дип ишеткәнем бар.
- Булырга мөмкин. Шикләнәсез икән, алмагыз.
- Кыйммәтле балык ите урынына арзанлысын саткан очракта аны аерып буламы?
- Юк. Аны биохимик анализ гына күрсәтә ала.
- Балыкның авырлыгын арттырыр өчен полифосфат сибәләр диләр. Бу дөресме?
- Монысына бик ышанмыйм. Балыкка дымны үзенә тарта торган әйбер сиптерсәләр, ул лаборатория хезмәткәрләре аша үтә алмас иде. Алар аның составын тикшерәләр бит. Шуңа да балыкны кибетләрдән яки базарда сертификаты булган сатучылардан гына алырга кирәк. Шик туса, шунда ук ветеринария табибларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар эре базарларда да, сәүдә үзәкләрендә дә бар. Ә менә урам чатларында сатучылардан алып алданмагыз.
- Сәүдә үзәкләре дигәннән, кайвакыт анда балыкларны төреп саталар. Күп очракта алар бозылган була...
- Андыйны гомумән алмаска кирәк. Ул бит вакуумлы төрелгән булырга тиеш. Шулай булмаса, балык озак сакланмый. Безнең һавада нәрсә генә юк, шулар кереп калып, балык бозыла. Кыйммәтле балык булса, акчагызны җилгә генә очырасыз дигән сүз. Гомумән, нәрсәгә аның кыйммәтлесенә кызыгырга? Үзебезнең сулыкларда тотылган балык та тәмле. Файдасы ягыннан да калышмый. Вангага берәү: «Мин Һиндстанда үскән үләнне дә эчтем, Тибеттан кайтарылганын да кулланып карадым», - дигән. Ванга аңа: «Син туган җиреңдә нинди үлән үсә, шуны куллан, аның файдасы тия», - дип җавап кайтарган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: