16+

Баш авыртканда шикәр эремәсе белән мүк җиләге булыша (КИҢӘШЛӘР)

Бер урында гәүдә торышын үзгәртмичә генә озаклап утыргач, кан әйләнеше бозыла, кан тамырлары кысыла.

Баш авыртканда шикәр эремәсе белән мүк җиләге булыша (КИҢӘШЛӘР)

Бер урында гәүдә торышын үзгәртмичә генә озаклап утыргач, кан әйләнеше бозыла, кан тамырлары кысыла.

Шуның нәтиҗәсе буларак, баш авырта башлый. Мондый вакытта шикәр эремәсе кулланырга киңәш ителә. Бер стакан салкын суга ике аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Салфетканы шул эремәгә манып, маңгайга куярга. Ярты сәгатьтән баш авырту үтә.
Бөтнек белән корицадан ясалган чәй эчү дә булыша. Яшел чәйгә 1/3 бал кашыгы корица белән бер чеметем бөтнек салыгыз. Чәйне эчкәннән соң, ятып торыгыз. Әлеег чәй кан басымы түбән булганнарга киңәш ителми, чөнки бөтнек кан басымын төшерә.

Баш авыртканда мүк җиләге дә ярдәмгә килә. Бер стакан яңа сыгылган мүк җиләгенә бер литр су, 200 гр шикәр комы һәм 1 мл нашатырь спирты кушабыз. Көненә өч тапкыр 30ар мл эчәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading