Шәһри Казан

Баш мие шоколад ярата

Баш миен организмның «үзәк компьютеры» дип әйтергә була, чөнки ул барлык органнар эшчәнлеген контрольдә тота. Берьюлы әллә никадәр мөһим эш башкарган баш миенә үз вакытында һәм дөрес тукланырга да кирәк.

Балык, аерым алганда сөләйман яки сөмбаш балыгы һәм диңгез продуктлары омега-3 майлы кислоталары чыганагы буларак билгеле.
Витамин һәм антиоксидантларга бай кара җиләк, баш мие эшчәнлеге өчен генә түгел, бөтен бер организм өчен дә файдалы. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, кара җиләк күп кенә психик авыруларны булдырмаска ярдәм итә, шулай ук хәтерсезлектән дә менә дигән чара. Кара җиләктән кала, баш мие каен җиләген дә ярата.
Кыяфәте белән баш миен хәтерләткән әстерхан чикләвеге шулай ук омега-3 майлы кислотасына бай. Чикләвек кәефне яхшырта, серотонин - депрессия белән көрәшергә ярдәм итә торган матдәләрнең күләмен арттыра. Бадәм чикләвеге турында да онытмагыз. Ул да баш мие эшчәнлеген көйләп җибәрә.
Каһвә бөртекләре аминокислоталарга, антиоксидантларга һәм витаминнарга бай. Соңгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, каһвә Альцгеймер авыруын булдырмауда нәтиҗәле чара булып тора.
Кара шоколад та баш миенә гел булышып тора. Ул кәефне дә күтәрергә сәләтле.
Тавык күкәендә бары 70 калорий гына. Шул ук вакытта, аңарда баш мие эшчәнлеге өчен кирәк булган аксым, май һәм витаминнар бар. Алардан кала, тавык күкәе баш миен аеруча актив эшләтергә сәләтле матдә - холинга да бай.
Авокадоның исә кан басымын көйли һәм кан әйләнешен яхшырта торган матдәсе бар. Ул нерв һәм психик эшчәнлекне яхшыртучы калийга бай булуы белән дә башка яшелчәләрдән аерылып тора.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: