16+

Базилик теш сызлавын баса

Безгә Көньяк Азиядән килеп кергән базиликны бик күпләр үз итә. борынгы Һиндстанда ул изге үлән саналган. Үзенчәлекле тәмгә ия булган базиликның файдасы да зур.

Базилик теш сызлавын баса

Безгә Көньяк Азиядән килеп кергән базиликны бик күпләр үз итә. борынгы Һиндстанда ул изге үлән саналган. Үзенчәлекле тәмгә ия булган базиликның файдасы да зур.

  • Базилик иммунитетны күтәрә.
  • Ашказаны-эчәклек тракты эш­чәнлеген яхшырта.
  • Базиликтан әзерләнгән төнәтмә ютәлдән, баш авыртудан булыша.
  • Базиликның эфир мае теш сызлауны баса, аның өчен ярты стакан кайнаган суга бер тамчы эфир маен тамызырга кирәк. Шуның белән авызны чайкыйсы була.
  • Нерв системасы авырулары вакытында базилик чәе кайнатып эчү зарур. Бер аш кашыгы ваклап туралган үсемлек өстенә бер стакан кайнар су агызып, 5-10 минут кайнатырга һәм ярты сәгать төнәтергә. Көненә дүрт тапкыр ашар алдыннан чирек стакан эчәргә. Әлеге чәй күңел болгануны да баса.
  • Иртән базиликтан пешерелгән чәйне бал белән эчсәң, кәефең күтәренке булыр.
  • Транспортта барганда күңеле болганган кешегә авызына базилик кабып йөрергә киңәш ителә.

Фото: am-am.su

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading