16+

Бик тиз пешерелә торган «Тәмлүшкә»

Көтмәгәндә кунаклар килеп кердеме? Әллә инде ниндидер баллы ризык ашыйсыгыз киләме? Бездән сезгә үзенчәлекле рецепт!

Бик тиз пешерелә торган «Тәмлүшкә»

Көтмәгәндә кунаклар килеп кердеме? Әллә инде ниндидер баллы ризык ашыйсыгыз киләме? Бездән сезгә үзенчәлекле рецепт!

Кирәк булачак:

Эремчек - 100гр
Йомырка - 1 данә
Какао порошогы - 1 аш кашыгы
Шикәр комы - 2 аш кашыгы
Манный ярмасы - 1 аш кашыгы
Ванилин - 1 чәй кашыгы

Пешерү тәртибе

1. Йомырканы шикәр комы белән яхшылап тугларга. Тәменчә тоз һәм ванилин кушарга була.
2. Эремчек, манный һәм какаоны кушып болгатырга. Манный яхшылап бүртсен өчен аны 15 минутка калдырырга кирәк.
3. Кабат болгатып силикон формаларга салырга.
4. Әлеге массаны 3 минут микродулкынлы мичтә, иң югары кызулыкта пешерергә кирәк. Аннан соң, ачып карамыйча гына, кабат 2 минут һәм янә 2 минут пешереп алырга кирәк.
5. Өстәлгә куйганда "тәмлүшкәнең" өстенә варенье, яки кокос валчыклары сибеп бирсәң дә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading