Шәһри Казан

Бирегез киңәш: бала белән җиде юл чатында калдым!

Кызганыч, бала белән җиде юл чатында ялгыз калу очраклары тормышта еш була. Бу очракта нишләргә соң?

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова киңәшләре белән уртаклашты: 

- Әмма тормыш дәвам итә һәм хатын-кызга баланы үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Бу уңайдан берничә киңәшем:

1. Бала белән ана арасындагы мөнәсәбәт җылы булырга тиеш. Бала үзен борчыган сорауларга җавап, авыр чакта якын кешесеннән киңәш таба алсын. 
2. Баланы әти кешегә каршы тәрбияләргә кирәкми. Ачу килгән вакытлар күп була, тик түзем булыгыз. Ул нинди булса да, әти кеше. Бер кан! 
3. Үсә төшкәч, бала әтисе белән аралаша икән, каршы килмәгез! Димәк, аңа ул кирәк! 
4. Ачуланып баланы үзегездән читкә этәрмәгез. Аның ни турында кем белән сөйләшкәнен белеп торыгыз! Чын дустына, сердәшчесенә әйләнегез! 

Реклама

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, бар да яхшы булыр!

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 4 октябрь 2021 - 09:16
    Без имени
    Бу ханымның ни сәбәпле урамда калуы билгеле түгел. Гөлүсә Низаметдинова тәрбиягә кагылышлы киңәш биргән. Ул бит ничек тәрбияләргә дип киңәш сорамаган. Ул бичара ниндидер сәбәпләр аркасында урамда калган. Сезгә ханым үзегезнең эш урыныгызга яки социаль яклау министрлыгынамы, кыскасы, югарыдагыларның берәрсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Ә вакытлыча туганнарга яки берәр якын кешегезгә сыенып булмыймы, торыр урын юнәткәнче. Эш урыныгызга таянырга тырышыгыз инде? Әгәр дә эшләгән төп урыныгыз булган булса... Ходай хәерлесен бирсен! Аның рәхмәтенә сыенырга кирәк.