Бәйрәм бүләкләрсез булмый. Тик нәрсә бирергә - баш каткан. Нинди бүләк сайларга икәнлеге турында язып башыгызны катырмыйбыз. Бары тик хатын-кызлар кирәксез дип санаган бүләкләр исемлеген генә бирәбез. Исемлек белән танышып чыкканнан соң, үзегез хәл итәрсез.
Конфет. Әлбәттә, кызлар баллы әйбер ярата инде ул. Шоколад ашаганнан соң, бәхет гормоны барлыкка килә, кәефләр күтәрелә, депрессия юкка чыга. Хезмәттәшләрең яки клиентларыңнан бүләккә бер тартма конфет алу бер нәрсә, ә менә аны яраткан кешең бирсә, бер дә кызык түгел. Ни өчен дигәндә, язга керүгә, хатын-кыз бит әле ул ябыгырга хыяллана.
Кулинар китаплар. Кирәкле бүләк. Тик менә кайбер кызларда ул, әллә мин ашарга пешерә белмимме, дигән фикер уята.
Сувенир әйберләр, статуэткалар, вазалар, фоторамка.
Фатир резина түгел ләбаса, Яңа елга бүләк ителгән сувенирларга да киштәләрдә урын калмады инде, тузан җыеп яталар шунда. Бүләккә сувенир алган хатын-кызның нәрсә уйлаганын белдегезме инде?
Ислемай, косметика. Боларны үзең яхшы белгән хатын-кызга гына бүләк итәргә мөмкин. Белмәгәннәргә эксперимент ясарга киңәш итмибез.
Йомшак уенчыклар. Монда комментарийлар артык.
Кружка. Шул гына җитмәгән иде, төсе һәм формасы белән өстәл җәймәсенә, башка савыт-сабаларга туры килсә иде әле. Андый «әтисе-әнисе» булмаган сыңар кружкалар кухняда буа буарлык...
Хөрмәтле ирләр, кыскасы, бүләк сайлауга вакытыгызны жәлләмәгез. Ул ихластан, аны тапшырасы кешегезгә ошарлык булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар