16+

Бүләккә тәмле аш

Бүген бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм булгач, аның матур теләкләре дә, бүләге дә, ямьле итеп корылган табыны да, тәмледән-тәмле ризыклары да булырга тиеш.

Бүләккә тәмле аш

Бүген бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм булгач, аның матур теләкләре дә, бүләге дә, ямьле итеп корылган табыны да, тәмледән-тәмле ризыклары да булырга тиеш.

Телеңне йотарлык...
Бүләк инде алып та куелгандыр, котлауларыгызны да, теләкләрегезне дә җиткергәнсездер. Ә менә кичке романтик аш турында әле күбегез уйламагандыр да. Кичкә кадәр әле вакыт бар, ә без - уңган хатын-кызлар табын әзерләргә тотынсакмы?.. Берничә сәгать эчендә өйне җыештырып, ашын да, кәтлитен дә, берничә төрле салатын да, чәй янына тортын да әзерләп-пешереп куярга өлгерәбез. Иң мөһиме - якыннарыбызны сөендерергә җай гына чыксын.
Романтик кичке аш өчен әзерләнгән ризыклар гадәти көндә пешерелә торганнардан аерылып торсын. Ир кешеләрнең итле ризыкларны яратуын истә тотып, аларны күбесенчә иттән әзерләргә тырышыгыз. Әйтик, «Тунлы» ит: тавык түшләрен икегә бүлеп, ике ягын да тапарга һәм тоз-борыч сибеп, майланган табага тезәргә. Эчлек әзерләү өчен помидор, кабыгы әрчелгән тозлы кыярны шакмаклап турарга. Суганны вак итеп турап кыздырырга. Аларны бергә кушып, тоз һәм майонез салырга. Ит кисәкләренә әлеге эчлекне сылап, өстенә уылган сыр сибәргә. Итне газ мичендә алтынсу төскә кергәнче тотарга.
Исеме ирләр күңеленә хуш килердәй «Патша» салатын ясый аласыз: 200әр гр пешкән гөмбә белән тавык итен, 2-3 пешкән бәрәңгене шакмаклап, свежий кыярны саламлап, каты пешкән 2 йомырка һәм укропны ваклап турарга да тоз сибеп, майонез салып болгатырга.
Баллы белен торты: камыр өчен: 2 стакан су, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы сода, он, тәменчә тоз, шикәр комы. Эчлек өчен: бал, берәр плитә кара һәм ак шоколад.
Камырны болгатып, майлы табада 12 белен пешерергә. Балны җылытып эретергә. Һәр беленгә 1-2шәр аш кашыгы бал сылап, торт итеп өяргә. Ак шоколадны туңдыргычта тотарга. Кара шоколадны «су мунчасы»нда эретергә. Тортның өстенә эрегән кара шоколадны агызып, кашык белән тигезләргә. Тортны суыткычта тотарга. Аннан өстенә угычтан ак шоколадны уарга.


Шәм яктысында
Романтик кич матур узсын өчен, кирәкле атмосфераны тудыра алырлык музыка да булырга тиеш. Бүлмәне зәвыклы итеп бизәү дә артык булмас. Өстәлгә романтик кичнең алыштыргысыз атрибуты булган шәмнәрне дә куярга онытмагыз. Күпләр аның төрле исләр чыгарып торганын өстенрәк күрә. Әмма гади иссез шәм алу отышлырак булыр. Ни өчен дигәндә, ислеләре сез әзерләгән авыздан сулар китерерлек ризыкның хуш исе белән буталып бетәргә мөмкин. Эскәтергә роза чәчәкләре таҗлары сибеп чыгыгыз. Эскәтер дигәннән, бу очракта ниндидер шакмаклы, буй-буй рәсемнәр төшкәне бик үк килешеп бетми. Ул бертөсле генә булса яки өстәлнең бер башына ак, икенче башына кызыл төстәге эскәтерләр куйсагыз, яхшырак.

Ә үзеңне карадыңмы?
Ризыклар пешкән, табын әзерләнгән, бүлмә бизәлгән, хәзер инде үзегез турында да уйларга вакыт. Үзегезгә килешле булган һәм ирегезгә аеруча ошаган берәр күлмәгегезне киегез, чәчегезгә матур прическа ясагыз, җиңелчә хушбуй сибегез һәм сез әзер...
PS. Әгәр дә бүләк алырга өлгермәгән булсагыз, ирегез мондый романтик кичке ашны һичшиксез бүләк буларак кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading