Шәһри Казан

Блогер Илюзә Рамилевнадан "Печеньедан казылык" РЕЦЕПТЫ (+видео)

Көтелмәгән кунаклар килгәндә, менә дигән тәмле, тиз әзерләнә торган тәмнүшкә.

Кирәк;
❤️ теләсә нинди чикләвек (әйтик, әстерхан чикләвеге)
❤️ Печенье - 200 грамм
❤️ 150 грамм 20 %лы кибет каймагы
❤️ 40 грамм атланмай
2 плитә әче, кара шоколад

Каймакны, атлайманы пакетка салып, уклау белән ваклыйбыз. 2 плитә шоколадка каймак һәм атланмай кушып микродулкынлы мичтә, яисә кайнар сулы кәстрүл өстенә куеп эретәбез. Шул катнашмага вакланган печенье һәм чикләвекне кушабыз. Барысын да яхшылап болгатабыз. Барлыкка килгән массаны полиэтилен пакетка салып, казылык формасына кертәбез дә бертөрле халәткә китерү өчен морозильникка ике сәгатькә туңдырырга куябыз.

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: