16+

Үрдерелгән бодайның файдасын беләсезме?

Бер үзбәк гаиләсе күршебездән фатир сатып алды. Исломали белән Диләвәрә – ипле, динле, денле, миһербанлы кешеләр. Ире – таксист, хатыны – тегүче, бик сөйкемле ике кызчыклары бар.

Үрдерелгән бодайның файдасын беләсезме?

Бер үзбәк гаиләсе күршебездән фатир сатып алды. Исломали белән Диләвәрә – ипле, динле, денле, миһербанлы кешеләр. Ире – таксист, хатыны – тегүче, бик сөйкемле ике кызчыклары бар.

Яшәү ямен татып, бер-берсен кайгыртып, олыгаеп килүче әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп көн итәләр. Үзара аралашуларында эчке җылылык сизелә.

Пенсия яшендәге әти-әниләре динле, мәрхәмәтле, кече күңелле. Хәл кадәренчә балаларына булышырга атлыгып торалар. Язмыш аларны төрлечә сынаган, тик күңелләре каралмаган, өметләре өзелмәгән. Ата-бабалары – Үзбәкстанннан. Моннан ярты гасыр элек, Ходайбиргәновлар бәхет эзләп читкә чыгып киткән.

Язмыш җилләре яшь белгечләрне Кыргызстан кышлагына илтеп адаштырган. Уллары шунда туып үскән, яшьли кул арасына кергән. СССР таркалгач, мөстәкыйльлеккә ирешкән республикада читтән килеп төпләнгән халыкка мөнәсәбәт йөз сиксән градуска үзгәргән. Эшчән Ходайбиргәновлар гаиләсен дә килмешәкләргә санаганнар.

Авырлыкларга сабырлык белән түзгәннәр, Аллаһның чираттагы сынавы дип кабул иткәннәр. Мондагы чуалышлардан, эшсезлектән, акчасызлыктан, төрлечә кимсетүләрдән шактый озак интеккәннәр. Аптырагач, уллары Исломалиның армиядә бергә хезмәт иткән дусты ярдәмендә, эшле-ашлы саналган Иркутск өлкәсендә килеп төпләнгәннәр. Киләчәккә өметләрен өзмичә, хәләл хезмәт белән көн күрергә, ничек тә очын очка ялгарга омтылганнар. Үз йортларын җиткезеп, матур гына гомер иткәннәр. Узган җәйдә алар яшәгән Тулун бистәсен су баскач, йорт-җирсез, бернәрсәсез калганнар. Татарстанда яшәгән танышлары белән хәбәрләшеп, үзара киңәш-табыш иткәч, Казанга күченеп килеп урнашырга карар кылганнар.

“Бирегә килүебезгә үкенмибез. Кемгә генә гозер белән керсәк тә, кырын караш сизмәдек. Киресенчә, һәркем хәлебезгә керергә, ничек булса да ярдәм итәргә тырышты. Аллага шөкер, үземә дә, хатыныма да эш табылды, кызларыбызның берсен мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына урнаштыра алдык, - дип сөйли Исломали. – Татарлар – киң күңелле кунакчыл халык дигәнне моңарчы да ишеткәнем бар иде. Инде үз күзләрем белән күрдем. Толерантлык дигән сүзнең чын мәгънәсен бирегә килгәч аңладым. Мин эшләгән таксопаркта төрле милләт кешеләре хезмәт куя. Барыбызга да тигез караш. Үзем ташыган пассажирларның мине кимсеткәне булмады. Эшемә шатланып чыгып китәм, өемә сөенеп кайтып керәм. Күршеләребез дә миһербанлы. Күченгән көнне үк, берсе табак тутырып пәрәмәч пешереп кертте, икенчесе кызларыма курчаклар, матур күлмәкләр бүләк итте. Фатир сатып алганда, тулысынча түләргә акчабыз җитеп бетмәгән иде. Ана капиталын моңарчы кулланмавыбыз турында белешмәне Тулуннан алып китәргә башыбыз эшләмәгән. Аның килеп җитүен ай ярым көтәсе, мондагы хакимият органнары аша тиешле сумманы тагын берничә айдан соң гына юллап алып буласын белгән хәлдә, элеккеге хуҗабикә безгә берсүссез фатир ачкычларын кулыбызга тоттырды. “Болай да авыр чагыгыз. Фатир яллауга акча түкмәгез. Керегез дә тора башлагыз. Өй җиһазларын сезгә бушка гына калдырам”, дип сөендерде. Игелегенә әҗер-савабын Аллаһ Тәгалә күрсәтер. Уйламаган-көтмәгән җирдән йөзе белән кайтарып бирер әле”.

 Яңа ел бәйрәмендә яңа күршеләремне сөендерергә уйлап, кәрҗин тутырып бакча күчтәнәчләре алып кердем. Тәрәзә төбенә эреле-ваклы савытлар тезеп куеп, хуҗабикәнең нәрсәдер чәчеп үстерә башлаганын күреп сәерсендем.
- Диләвәрәкәем, бу игелекле эшкә бик иртә керешкәнсең. Бездә кышлар бик озын бит, февраль азагы - март башында гына рассада үстерергә керешәбез, - дидем. – Бакча кишәрлеге сатып алмагансыздыр бит? Кәлшәләреңне кая утыртырга җыенасың?

Чем кара күзле, бөгелеп торган озын керфекле, калын кара кашлы, озын толымлы сөйкемле яшь хатын, энҗе тешләрен җемелдәтеп, әүвәле челтерәтеп көлде. Аннан соң миңа барысын да тәфсилләп аңлатып бирде. Бу савытларга бодай чәчтем әле, апа. Сүмәләк пешерергә чимал үстерәм. Бодай уҗымын озаклап казанда кайнатып, сихәтле зәйтүн майлары салып ашыйбыз без аны. Төркиләрнең Яңа елы - Нәүрүз өстәлен сүмәләксез күз алдына китереп булмый. Бодай үрентеләрендә сәламәтлек өчен бик кирәкле матдәләр исәпсез күп бит. Теләсәгез, сезгә дә бу ризыкны әзерләргә өйрәтермен, - диде.

Сөйкемле хатын кулыма таушалып беткән гәҗит кисәге китереп тоттырды. Һәм сүзен дәвам итте.

– Укып карагыз әле бу мәкаләне. “ХХI гасыр сенсациясе. Бу продукттан башка киләчәкне күзаллап булмый”, - дип язганнар. Сенсация, имеш! Галимнәр үрдерелгән бодай сихәтен яңарак кына ачканнар. Ә үзбәк халкы аның файдалы ризык икәнлеген мең ел элек үк белгән һәм гомер буе яратып куллана. Борынгы Грециядә, Мисырда, Һиндстанда табиблар җирле халыкны витамин кытлыгыннан килеп чыккан төрле чирләрдән үрдерелгән бодай сыгынтысы белән дәвалаган. Америкада, Европаның алдынгы илләрендә бу продукт күптәннән алтын бәһасендә йөри икән. Бүген Россиядә дә аның кадерен белә башлаганнар. Эшкуарлар үрдерелгән бодайның сутын сыгып, киптереп, грануллап, порошогын ясап сатуга чыгарган. Дмитровград, Волгоград, Саратов, Ростов-Дон, Волжск, Краснодар шәһәрләрендә үз сату нокталары оештырганнар. Бәлки миңа да Казанда үз бизнесымны ачаргадыр? Эш тәртибен бик әйбәт беләм. Бодай табу проблема түгел. Ярминкәдән капчыклап алып куярга була, – дип елмайды чибәркәй.

Диләвәрә биргән мәкаләдән үзем өчен кызыклы шактый күп мәгълүмат тупладым. Форсаттан файдаланып, кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәргә булдым. Бәлки кемгә булса да файдасы тияр дигән өметтә калам.

“Бодай үрентесе сутында 90 төрле минерал, 17 төрле аминокислота, А,Е,С,К,В төркеменә кергән витаминнар, макро- һәм микроэлементлар: кальций, калий, магний, тимер, цинк, натрий, фосфор, селен, глюкоза, йод,күкерт, клетчатка бар. Физиологик яктан актив хлорофилы 70%. Ул гемоглабинны арттыра, канны тукландыра, савыктыра, төрле органнарның тукымасын кислородка баета. Бу продуктны кулланучыга хәл кертә, иммунититын күтәрә, сәламәтлеген ныгыта. Бодай үрентесе суты кулланып, артык авырлыктан, хроник талчыгудан, витаминнар кытлыгыннан, йокысызлыктан котылырга, депрессия халәтеннән чыгарга була. Аның белән шикәр авыруыннан, аллергиядән, бавыр авыруларыннан, хатын-кыз авыруларыннан, ашказаны-эчәклек чирләреннән, геморройдан дәваланалар, салкын тигәндә тиз терелергә ярдәм итә. Бодай үрентесе суты – тулаем табигый продукт. Ул дару булмаса да, сихәтләндерү үзенчәлекләре ягыннан, аңардан һич кенә калышмый. Җитмәсә, организмга тискәре йогынтысы юк”, - дип язалар.

Салкын кыш азагына күбебез авитаминоздан интегеп, хроник чирләре көчәя башлый. Бәлки Диләвәрә ханымның киңәшен тотып, тәрәзә төбендә бодай үрдереп үстереп, сихәтен күрә башларгадыр?

 Хәмидә Гарипова.Казан

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading