Бәрәңгене уңышлы саклау, барыннан да элек, аны саклауга салганда сыйфат таләпләренә, шулай ук, аның билгеле бер вакыт дәвамында сыйфатын саклап калу сәләтенә бәйле. «Икенче икмәк» - бәрәңгенең тәмен һәм файдалы үзлекләрен саклау буенча сезонлы чаралар – яңа технологияләр таләпләрен кулланып та, еллар дәвамында тикшерелгән саклау ысуллары буенча да үткәрелә.
Шулай итеп, бәрәңгене саклауга әзерләү өчен күрсәтмәләр.
Алынган бәрәңгене сортларга аералар, кирәкмәгән катнашмаларны, үсемлек калдыкларын һәм артык туфрактан чистарталар. Саклауга салынганчы, ике-өч сәгать эчендә һавада киптерү файдалы. Бу очракта кабык тупаслана һәм күчерү вакытында азрак зыян күрә.
Орлык бәрәңгесен саклауга әзерлүнең нәтиҗәле алымы - орлыкны яшелләндерү. Яшел орлыклар авыруларга чыдам, чөнки аларда соланин бар – кешеләр һәм хайваннар өчен агулы матдә, шуңа күрә алар утырту өчен генә кулланыла.
Уңышны нәтиҗәле саклау шарты – бәрәңгене куясы урыннарны җентекләп әзерләү. Барыннан да бигрәк, саклагыч узган елгы калдыклардан чистартылырга, ярыклары җентекләп төзәтелергә һәм вентиляциясе тикшерелергә тиеш. Чистартканнан соң, саклагыч киптерелә, бордос катнашмасы белән эшкәртелә яки яңа өлгергән известь белән агартыла, күкерт шашкалары кулланыла, шул ук вакытта куркынычсызлык чаралары үтәлә.
Бәрәңгене җыеп алгач ук бик салкын базга (подвалга һ.б.) салырга ярамый, чөнки аны саклауның берничә периоды бар:
- җыеп алганнан соң ук дәвалау башлана һәм бу период бүлбеләрнең өлгерү дәрәҗәсенә һәм зарарлануына карап биш көннән өч атнага кадәр дәвам итә. Бу чорда механик зыянны дәвалау, бәрәңгеләрнең өлгерүе һәм аларны озак саклауга әзерләү бара. Бүлбедәге шикәр күләме кими, крахмал саны арта, кабыгы тагын да ныгый. Дәвалау чорында саклау температурасы +18-19 °C-тан, дымлылык 85-95 %тан артмаска тиеш. Зарарланган урыннарның төзәлүенә тәэсир итүче мөһим фактор - бәрәңгеләргә кислородның ирекле керүе, шуңа күрә дәвалау чорында бәрәңгене җилләтергә кирәк;
– температураның төшү периоды - бәрәңгене суыту. Бу чорда, якынча бер ай эчендә, температураны әкренләп +15°...18°C-тан +2°...+ 5°C-ка кадәр киметергә кирәк. Бу бәрәңгенең физиологик һәм биологик процессларның минималь интенсивлыгы һәм тынычлык чоры;
- кышкы (төп) период – саклау чоры бәрәңге үри башлаганчы дәвам итә;
- язгы период - үрегәннән соң.
Вакытсыз үрүдән ничек сакланырга? Саклау өчен куелган температураны (+2 °5 ° C) һәм һава дымлылыгын 85-95% тотрыклы тотарга кирәк. Кышкы чор ахырында үсеш нокталарының уянуы була, сулыш интенсивлыгы арта, биохимик процесслар активлаша – бүлбеләр үсәргә әзер.
Тыштагы һаваның минус температурасының соңгы ункөнлегендә бәрәңге янындагы температураны, вентиляцияне ачып, бер ярым - ике градуска кадәр киметергә мөмкин. Бу язгы чорда саклану күрсәткечләрен саклап калырга һәм бәрәңгеләрнең үсүен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк.
Язгы вакыт азагында утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрне транспортлау һәм утырту вакытында механик зарарлануларга бирешмәүчелеген арттыру өчен +10...+15 °C кадәр җылытырга кирәк.
Гүзәл Хөсәенова,
Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы җитәкчесе урынбасары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар