16+

«Бу төс килешми»

Һәр хатын-кызның матур буласы килә. Моның өчен алар нинди генә адымга бармый. Диетада утырып ябыга, чәченә матур прическа ясый. Чәч дигәннән, күпләрдә аның төсен үзгәртеп карау теләге дә юк түгел. Ярый, чәч буялды да ди, тик ул рәсемдә күрсәтелгән төстән берничә тонга караңгырак килеп чыкса яки ул төс сезгә бөтенләй...

1. Бер литр кефирга (майлылыгы күбрәк булган саен яхшырак) берәр аш кашыгы үсемлек мае һәм тоз кушабыз да яхшылап болгатып, коры чәчкә сылыйбыз. Полиэтилен башлык киеп куеп, бер сәгать тотабыз. Процедураны кабатларга теләсәк, башны җылы су һәм шампунь белән юып киптерәбез дә тагын шундый кефирлы катнашманы сылыйбыз. Көненә ике тапкырдан артык кулланмагыз. Бер-ике атнадан тагын кабатларга мөмкин. Әлеге маска буяуның төсен ике тонга ачыграк итә.
2. Бер литр җылы суга биш аш кашыгы аш содасы салып, әлеге эремә белән чәчләрне чылатабыз. Полиэтилен пленка белән урап, 20 минут тотабыз. Соңыннан шампунь белән юып төшерәбез.
3. Майлылыгы күп булган ике стакан кефирга ике аш кашыгы аш содасы һәм өч аш кашыгы спирт салып болгатабыз. 40 градуска кадәр җылытып, чәчкә сылыйбыз һәм полиэтилен башлык киеп, ике сәгать тотабыз. Әлеге маска чәчнең төсен 1-1,5 тонга ачыграк итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading