16+

Бүлмә гөлләре белән бергә помидор да үстерә аласыз

Фән һәм техника көн саен алга бара. Галимнәребез дә тик ятмый. Кышын да тәрәзә төбендә үстереп яшелчә ашап була хәзер.

Бүлмә гөлләре белән бергә помидор да үстерә аласыз

Фән һәм техника көн саен алга бара. Галимнәребез дә тик ятмый. Кышын да тәрәзә төбендә үстереп яшелчә ашап була хәзер.

Мисалга, бүлмә гөлләре белән бергә помидор да үстерә аласыз.
Моның өчен түбәндәге сортлар туры киләчәк.

"Бүлмә сюрпризы" ("Комнатный сюрприз"- рус.). Ул 50 см озынлыкка кадәр үсә. Формалаштыру таләп итми. Слива формасында, 60 гр кадәр кызыл төстә була. 80-90 көн эчендә уңыш бирә.
"Бүлмә пигмее" ("Пигмей комнатный"- рус.). 25-30 см биеклектә, түгәрәк, кызыл төстә. Бик баллы бу помидорлар 25 гр чамасы була.

"Пиноккио". Чагыштырмача тәбәнәк (20-30 см) үсенте помидорлары 15-20 гр булачак. Декоратив, күп уңыш бирә торган сорт.
"Минибель". 30-40 см биеклектәге бу сортның помидорлары 15-25 гр була. Кызыл төстә, әчкелтем-баллы булып өлгерә.
"Снегирек". Үсенте 25-30 см булып үсә, помидорлары 20-25 гр. Кызыл, татлы булалар.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading