Ботаника фәнендә тимьян дип аталучы, сихәтле чәйләргә хуш ис, үзенчәлекле тәм кертүче чабыр үләне турында ишетмәгән кеше сирәктер.
Аның белән борынгы заманнарда ук дәваланганнар. Борынгы грек табибы Педаний Диоскорид «Дарү үсемлекләре турында» дигән трактатында чабырның кешеләргә файдасы турында тәфсилләп язып калдырган.
Бу шифалы үләннең составын җентекләп өйрәнгән галимнәр, аның дәвалау үзлекләрен генә түгел, азык-төлек кыйммәтен ачыклаган. Ул аеруча С витаминына, аскорбин кислотасына, магний, калий, тимер, кальций, цинк микроэлементларына бай. Составындагы табигый антисептигы - тимолы авыртуны баса, тасма суалчаннарны куып чыгара. Салкын тиеп авырганда, сулыш юллары ялкынсынганда, әлеге шифалы үләнне куллану отышлы. Антиоксидантлык сыйфатына ия чабыр үләне чәйләре зарарлы бактерияләрне юк итә, ялкынсынуны тиз арада җиңәргә булыша. Сулыш юлларын томалаган какрыкны кубара. Болардан тыш аның тынычландыру, авыртуны басу, үт кудыру, җәрәхәтләрне төзәтү, спазмнарны юкка чыгару үзлекләре фәнни расланган. Халык дәвачылары гына түгел, рәсми дәвалау учреждениеләрендә эшләүче табиблар тарафыннан да киң кулланыла.
Төнәтмә һәм кайнатмалары белән хатын-кызларның җенес органнарын юдырып, дарулы тампоннар куеп, шифалы чәйләрен эчертеп, ялкынсынган органнарын дәвалыйлар. Айлык күрем авырттырып килгәндә, аналыктан кан киткәндә, придаткаларда ялкынсынулар булганда файдасы зурдан. Олыгаеп килүче ханымнар менопауза чорына кергәч, гормоннар җитәрлек күләмдә эшләнеп чыкмау сәбәпле, әледән-әле “приливлар” кабатланып, тирләтеп манма суга батырып, калтыратып туңдырып интектергәндә, күңел төшенкелеге кичергәндә ярдәмгә килә. Микробларны, гөмбәчекләрне юк итүче антисептик сыйфатларына ия булган чабыр мае кушып ясалган препаратлар хатын-кызларның җенси органнарындагы вагиналь ялкынсынуларны юкка чыгара. Чабыр үләне төнәтмәләре белән ирләрнең җенес- сидек органнары, мәни бизе ялкынсынуга бәйле чирләрдән дәвалыйлар. Бу шифалы үләннең чәйләрен эчеп, ирлек көчен арттырып була, дигән фикер яши. Балалар табибәсе Ольга Шарапова фикеренчә, чабыр үләне төнәтмәсе кушылган җылы су белән коендыру балаларны тынычландырып йоклатса да, бу процедура өч яше тулмаган сабыйларга ярамый. Бу яшьтән олырак балаларга салкын тигәндә яки грипп белән чирләгәндә чабыр үләне чәен эчертү тизрәк терелергә булыша. Ул иммунитетны күтәрүче бер дигән профилактик чара.
Ничаклы шифалы булып тоелмасын, чабыр бөтен кешегә килешми. Кан басымы югары булганнарга, аз күләмдә, сирәк кенә куллану зарури. Калкансыман биз авыруларыннан, бөер чирләреннән интегүчеләргә, бу үләнгә аллергиясе булганнарга, йөкле ханымнарга, өч яше тулмаган нарасыйларга чабыр үләне куллану тыела. Гамәли медицинада чабыр үләненә урын түрдән. Аннан ясалган даруларны тир, сидек кудыру, тынычландыру, кан басымын төшерү, көзән җыеруны юкка чыгару максатларында файдаланалар.
Ревматизм вакытында, буыннарда һәм мускулларда каты авыртулар күзәтелгәндә, суына бу шифалы үлән төнәтмәсе салынган ванналар, шуңа манып ябылган компресслар, мазьлар, примочкалар хасталарның хәлен җиңеләйтә. Табиблар эфир майларына бай чабыр үләне составындагы тимол, карвакрол, борнеол, пинен, урсол кислоталарының бактерицидлык һәм фунгицидлык сыйфатларына ия булуын белеп эш итә. Бу үләндә сулыш юлларын савыктыру, какрыклардан, зарарлы матдәләрдән чистарту, лайлалы катламнардагы ялкынсынуларны киметү, иммун системасын ныгыту, авыруларны алдан кисәтү кебек үзлекләр бар. Шуларны исәпкә алып, төнәтмә һәм кайнатмаларын, экстрактларын кушып ясалган препаратларны, ОРЗ, бронхиаль астма, туберкулез, трахеит, бронхит, коклюш кебек сулыш юллары һәм үпкә чирләрен дәвалаганда актив кулланалар. Чабыр үләне ашкайнату органнарындагы спазмнарны бетерә, эч катканда файдасы зур, - ди табибә Ольга Шарапова. - Бөерләр ялкынсынганда, сидек кудыру максатыннан кулланалар. Пешкән җәрәхәтләрне төзәтергә дә булыша.
Уңган хуҗабикәләр бу файдалы үләнгә битараф түгел. Ул яшелчәләр, аеруча бәрәңге һәм кәбестә белән әйбәт яраша, итле, балыклы ризыклар әзерләгәндә кулланырга кулай. Аны салатларга, соусларга, маринадларга кушу отышлы. Әгәр майлы ризыкка өстәсәк, аңа хуш ис һәм үзенчәлекле тәм кертүдән тыш, ризыкны эшкәртүне җиңеләйтәчәк. Чабыр үләненнән әзерләгән чәйләрне һава торышы тотрыксыз вакытта эчик. Салкын тиеп интекмәячәкбез.Форсаттан файдаланып, аш-су әзерләгәндә үзем яратып куллана торган бер рецептны тәкъдим итәм. Чабыр белән керкә балыгы: 500-600 г балык, 1 лимон, 1 татлы болгар борычы, 4-5 данә чабыр ботакчыгы, тоз, кара борыч алабыз.
Балыкны чистартып югач, 4-5 см киңлектәге өлешләргә бүләбез, лимонны бик юка итеп түгәрәкләп, татлы борычны тасмалап турыйбыз. Табага фольга җәеп, өч – дүрт кисәк лимон, ваклап 2 чабыр ботакчыгы, 3 - 4 татлы борыч телеме салып калдырабыз. Өстенә балыкны тезеп чыккач, тәменчә тоз, кара борыч сибәбез. (Теләгән кеше балыкка1-2 аш кашыгы зәйтүн мае сибә ала.) Калган лимонны, татлы борычны, чабыр ботакчыкларын таратып салып, фольганы конверт рәвешендә төрәбез. +180 С градускача җылытылган газ мичендә 30 минут пешерәбез.
Чабыр үләне бакчаларда, болыннарда үсә. Аш тәмләткеч итеп куллану өчен яшь ботакчыкларын май аенда җыеп киптерәбез. Төнәтмәләрен, кайнатмаларын, майларын ясап дәвалану өчен, чәчәккә бөреләнгәннәре кулай. Киптереп куйганын ике ел дәвамында кулланып була. Үзегез әзерли алмасагыз, борчылмагыз, ул базарда, даруханәдә сатыла.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар