16+

Чалма чәчәкне ничек дөрес утыртырга?

Чалма чәчәк (пион) кояш ярата торган үсемлек. Шуңа да аның өчен кояшлы урын сайлагыз.

Чалма чәчәкне ничек дөрес утыртырга?

Чалма чәчәк (пион) кояш ярата торган үсемлек. Шуңа да аның өчен кояшлы урын сайлагыз.

Аз гына ышык булган очракта да ул күп итеп чәчәк атмаячак. Шул ук вакытта,  чәчәкләр җил дә яратмый. Шуңа да чалмачәчәк өчен кояшлы гына түгел, тыныч урын да сайлау кирәк. 

Чалмачәчәк, баткаклыктан башка, теләсә нинди җирдә дә үсә ала. Аны 15 августтан сентябрь азанына кадәр утыртырга киңәш ителә. 
Чәчәк өчен казылган чокыр иркен, киң булсын (кимендә 70 см киңлектә). Чокыр төбенә ботаклар, вак ташлар салып калдыра аласыз. Алар дренаж ролен үтәчәк.  
Аннан чәчәк утыртылачак туфрак белән черегән ботак, яфракларны 1:1 күләмендә бутарга кирәк. Шунда ук калий сульфаты һәм суперфосфат куша аласыз.  

Әзер катнашманы чокырга салып, берничә көн торыгыз. Ул бераз басылырга тиеш. 

Аннан ул чокырда, чалмачәчәкнең тамыр системасына карап, кечерәк чокыр ясарга. Чәчәкнең бөреләре 5 см тирәнлектә җир астында калырлык итеп туфрак белән күмәргә. 

Утыртканнан соң куакка су сибеп, торф яисә черегән яфраклар белән мүлчәләргә.
Белгечләр чалмачәчәкне 10 елга бер булса да бүлгәләргә киңәш итә. Бүлгәндә чәчәкнең бөреләренә игътибар итегез. 3-5 бөре булса яхшы. Бөреләр күп булса үсемлеккә тамырга китәргә авыр булачак.

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading