16+

Чәй эчүне сәнгатькә әйләндергән Әнвәр Вәлиев: «Кибет чәе – чәй түгел»

Гади чәйнең дә үз сере бар икән. Һәрхәлдә, Казанда чәй эчүне сәнгатькә әйләндергән Әнвәр Вәлиев шулай ди.

Чәй эчүне сәнгатькә әйләндергән Әнвәр Вәлиев: «Кибет чәе – чәй түгел»

Гади чәйнең дә үз сере бар икән. Һәрхәлдә, Казанда чәй эчүне сәнгатькә әйләндергән Әнвәр Вәлиев шулай ди.

- Бу шөгылем Пуэр дигән чәйдән башланып китте. Соңыннан чәйнең организмга тәэсирен өйрәндем. Хәзер иртәм чәй белән башлана, кич чәй белән тәмамлана. Кофе урынына - «Шу Пуэр», кич, тынычланыр өчен, «Шен Пуэр» эчәм, - ди Әнвәр.
Егет миңа да чәй әзерләү серләрен өйрәтте. Башта чәйне «терелтергә» кирәк икән. Моның өчен Әнвәр чәй яфракларын чахе дигән савытка сала. Татарлар беркайчан да ризыкны иснәми, ә кытай традициясе буенча, чәйне уятыр өчен, аны иснәргә кирәк икән. Бу чәй эчәргә җыенучы кешене тынычландыра, чәй тәмен яхшырак тоярга да ярдәм итә.
- Оста чәй ясаучы беркайчан да беренче тапкыр ясаган чәй белән кунакларын сыйламый. Бу, шулай ук, чәйне уятыр өчен, тузаннарын юып төшерер өчен эшләнә. Кибеттә сатылган чәйне болай эшләп утырсак, аның күптәннән төсе бетәр иде инде. Чын чәй, киресенчә, ясаган саен куера, тәме ныгый гына. Сыйфатлы чәй сыйфатсыздан шуның белән аерыла да инде, - ди.
Кибет киштәләрендә матур тышлыклар белән ялтырап торган чәйләр - чәй түгел, аның фикеренчә.

- Англия, Һинд чәйләре - чүп. Чын чәйнең яфраклары эре, кисәкләргә бүленмәгән булырга тиеш. Гади чәй, бер көн торса, күгәрә башлый, ә чын чәйнең төсе ун тапкыр кулланганнан соң да бетми, - ди әңгәмәдәшем.

Чәй ясар алдыннан, бөтен савытларны кайнар су белән йөгертеп чыгарга кирәк. Бу, беренчедән, табак-савытны җылытса, икенчедән, аларны тагын бер кат чистарта. Чәй төнәтер өчен, егет пыяла гайванька савытын куллана. Испан балчыгыннан ясалган кечкенә чәйнектә исә бары бер төрле чәй генә пешерә. Чөнки чәй тәмен балчык үзенә сеңдереп, башка чәй ясаганда, шул тәмне бирә икән.
Чәй никадәр биегрәк үссә, ул шулкадәр кыйбат­рак була. Иң тәмле чәй 120-130 еллык агачларда үсә. Бары тик шундый агач кына үзендә бөтен минераль матдәләрне саклый ала. Чәйне елына ике тапкыр - яз һәм көз айларында гына җыярга ярый. Бу шартларны үтәмәгәндә, ул үзенә кирәкле минераль матдәләрне җыеп бетерә алмый. Ул чәйнең, тәменнән башка, бер файдасы да юк.
- Пуэр дигән чәй шәраб кебек - еллар узган саен, яхшыра гына бара. Аның куллану вакыты чикләнмәгән. Ясау ысулы да кызык, бездә терлек өчен «сенаж» әзерләгән кебек. Яфракларны бер җиргә өеп куялар да өстенә су сибеп әчетәләр. Шулай бер ел тотканнан соң пресслыйлар. Болай эшләгәндә үзенчәлекле, кабатланмас бер тәм барлыкка килә, - ди Әнвәр.

Әнвәр үзенә дигән чәйне Кытайдан, кечкенә хуҗалыклардан сатып ала. Андыйлар күләм артыннан түгел, ә сыйфат артыннан куа, ди егет.
Үзе спорт белән шөгыльләнгәч, чәйнең файдасын да күрә. Мәсәлән, Женьшеньлы Улун нерв эшчәнлеген яхшырта, аны, гадәттә, кич, йоклар алдыннан эчәләр. Бөтен чәйләр дә организмда холестеринны бетерә, матдәләр алмашын да яхшырта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading