16+

«Чыршы коелмасын өчен нишләргә?» — файдалы киңәш

Хәер, хәзер күпләр ясалма чыршы куя. Әмма ул барыбер урманнан алып кайткан яшелбикәне алмаштыра алмый Яңа ел чыршысыз буламы инде? Аның өйгә таралган хуш исе генә дә ни тора бит! 

«Чыршы коелмасын өчен нишләргә?» — файдалы киңәш

Хәер, хәзер күпләр ясалма чыршы куя. Әмма ул барыбер урманнан алып кайткан яшелбикәне алмаштыра алмый Яңа ел чыршысыз буламы инде? Аның өйгә таралган хуш исе генә дә ни тора бит! 

Чыршы өйдә озаграк торсын, коелмасын өчен берничә киңәшне истә тотыгыз. 
Яшел гүзәлкәйне бәйрәм датасы якынлашканда алу яхшырак. Декабрь башында базарларда чыккан чыршыны өегезгә алып кайтып куйсагыз, ай азагына ул коелып бетәргә мөмкин.  

Чыршыны сатып алганда ук аның тышкы кыяфәтенә бәя бирергә кирәк. Ботаклар сыгылучан, йомшак, кәүсә инәләр белән капланган булырга тиеш. Әгәр дә инде ботаклар сынучан, кайбер урыннарда инәләр коелган икән, андый чыршыны алмау хәерле. Берничә көннән андый чыршының ылыслары бөтенләй дә коелып бетәчәк. 

Өйдә урнаштыру алдыннан чыршыны берничә көн салкын урында, кәгазь яисә газетага төреп тотыгыз. Агач җылылыкка акрынлап “күнегергә” тиеш, чөнки температураны кискен үзгәртү аңа файдага булмаячак. 

Өйгә керткәннән соң агач кәүсәсенең аскы өлешен 45 градус итеп кисегез. 
Агачны җылылык торбаларыннан ераграк куегыз. Ботакларына көнгә бер тапкыр булса да салкын су сиптерегез. Бүлмәдәге коры һавадан чыршының ботаклары кибәчәк. Ә су ярдәмендә аны озаграк саклап була. Өйдә ылыс исе дә озаграк торачак. 

Чыршыны озак саклауның иң җайлы ысулы – агачны дымлы ком салынган чиләккә утырту. Комга аспирин һәм шикәр комы кушылмасы салырга мөмкин (1 литр суга 1 төймә аспирин һәм 3 кашык шикәр комы). Болай эшләгәндә агач кәүсәсенең аскы өлешен каерыдан чистартырга онытмагыз. 
Марганцовка кушылмасы да чыршы өчен бик яхшы тукландыру чарасы санала. Бер чиләк суга 2-3 кристалл салып, комга сибегез. Чыршыгыз бәйрәмнәр тәмамланганчы сезне сөендереп торыр. 

Әгәр дә чыршыны комлы чиләккә утырту мөмкинлеге юк икән, ул вакытта суга утыртырга мөмкин. Моның өчен суга глицерин (10 литрлы чиләккә 3 аш кашыгы) салыгыз. Яисә бер чеметем лимон кислотасы, желатин һәм бераз гына акбур салырга була. Тоз, шикәр комы һәм аспирин катнашмасы да чыршыны озак сакларга ярдәм итәр. Берничә көнгә бер чиләккә суны өстәп торырга онытмагыз. 

Аспирин булмаган очракта, баллы суга бакыр чыбык яисә берничә бакыр тәңкә салу да җитә. Алар аспирин кебек, бактерияләргә каршы көрәшергә сәләтле. 
Кәүсәне 3-4 көнгә бер тапкыр астан кисеп торсагыз да нәтиҗә яхшы булыр. Бу чыршыга судагы туклыклы матдәләрне алырга ярдәм итәчәк. 

Нарат яисә, финанс мөмкинлегегез булса, кыйммәтлерәк ак чыршы (пихта агачына) өстенлек бирегез. Гади чыршылар өйдә озак тормый – коела. 

Фото: muslumirc.ru 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading