Яңа ясалган яшелчә һәм җиләк-җимеш суларының күп кенә авыруларны дәвалау үзлегенә ия булуын барыбыз да белә. Соклар составында файдалы элементлар, организм өчен кирәк булган витаминнар бик күп. Сокларның чып-чын дару була алуы шуның белән аңлатыла да инде. Ә яз айларында яшелчә һәм җиләк-җимеш сулары организмга аеруча кирәк.
Барлык яшелчәләр арасында беренче урынны кишер алып тора. Ул организмдагы физиологик процессларны стимуллаштыра, эндокрин системаның эшчәнлеген яхшырта, организмны шлаклардан чистарта, иммунитетны күтәрә. Әмма шуны истә тотыгыз: кишер суы белән дәваланганда, туклану рационыннан составында шикәр һәм крахмал булган ризыкларны чикләргә кирәк.
Чөгендер суы организмда сидек кислотасы барлыкка килүне кисәтә, аны натрий һәм кальций белән баета.
Кыяр суының 40 проценты фосфордан тора, шулай ук аның составында калий, хлор, кальций һәм натрий да күп. Кыяр суы сидек кудыру үзлегенә ия, өстәвенә ул кимерчәк һәм сөяк тукымаларын да ныгыта.
Сельдерей суында натрий күп. Ул организмдагы артык кальцийны чыгарырга ярдәм итә, иммунитетны күтәрә.
Петрушка суы яшәү тонусын күтәрә, кан тамырларын ныгыта һәм тукымаларга кислородны яхшырак кабул итәргә булыша. Әмма петрушка суын 1 кашыктан артык эчәргә ярамый.
Дәвалану кагыйдәләре
Яшелчә суларын, ул файдасын югалтмасын өчен, эчәр алдыннан гына яки һич югы 2 сәгать кала ясарга кирәк. Урман җимешләреннән, үсемлекләреннән ясалган сокларны алдагы көннәр өчен дип тә ясап куярга була. Белгечләр сокларны ашар алдыннан ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр эчәргә куша. Дәвалану вакыты ике атнадан да ким булмаска тиеш.
Яшелчә суларыннан иң файдалы коктейльләр:
- Кишер суы - 1 өлеш, редис суы - 2 өлеш.
- Кишер суы - 1 өлеш, сельдерей суы - 1 өлеш.
- Кишер суы - 10 өлеш, чөгендер суы - 3 өлеш, кыяр суы - 3 өлеш.
- Кишер суы - 4 өлеш, сельдерей суы - 2 өлеш, петрушка суы - 1 өлеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар