16+

Декабрьдә... бакча эшләре?

Декабрь аенда синоптиклар кышкы «әбиләр чуагы»н фаразлый, шуңа күрә көзнең соңгы айларында башланган бакча эшләрен төгәлләп куярга мөмкинлек туа. Киләсе елга да мул уңыш алырлык булсын.

Декабрьдә... бакча эшләре?

Декабрь аенда синоптиклар кышкы «әбиләр чуагы»н фаразлый, шуңа күрә көзнең соңгы айларында башланган бакча эшләрен төгәлләп куярга мөмкинлек туа. Киләсе елга да мул уңыш алырлык булсын.

Әле кар ятмады, кайбер киңәшләр бакчачылар өчен актуаль булырга мөмкин.

Бакча. Җиләк-җимеш агачларын бордос катнашмасы (бакыр сульфаты һәм кальций гидроксиды) белән эшәкртеп алырга кирәк. Агачларда калган яфракларны да, җиләк-җимешләрне дә коярга кирәк. Агач каурыйларындагы зыян китерүчеләрне дә алырга киңәш ителә. Иске ботаклардан да арынырга онытмагыз.

Яшелчә бакчасы. Декабрьне яңа уңыш үстерү өчен орлыклар алуга багышлагыз. Икенче елга нинди түтәлләр ясавыгызны да планлаштыра аласыз. Кар төшкәнче чүптән бөтенләй арынып калыгыз.

Виноград үстерә торган урыныгыз булса, аны тагын бер кат карап алыгыз. Корыган өлешләрен кискәләргә мөмкин. Салкынга бирешүчән сортларны яхшылап күмәргә онытмагыз.

Чәчәк бакчасы. Әйләнә-тирәне аллы-гөлле төсләргә күмеп утырган чәчәкләрегез турында онытмадыгызмы? Ел әйләнесе яшеллеккә күмелеп утыра торганнарын корыган боткалардан арындырыгыз.
Тагын бер үзенчәлекле киңәш! Агачларга җимлек куегыз. Безнең якларда кышларга калган кошлар агачка төрле зыян салучылардан коткарыр.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading