16+

Елмаюдан дөнья яктыра

Эх, дөнья мәшәкатьләрен онытып, балачакка кайтырга иде бер! Юктан да кызык таба, кечкенә генә нәрсәгә дә зур итеп сөенә белә бит ул бала-чага. Шулар кебек, бөтен нәрсәгә позитив карашта торырга, елмаеп яшәргә өйрәнәсе иде менә. Белмәгән нәрсәбез түгел, белеп оныткан әйбер генә бит, югыйсә. Бөтен нәрсәдән яхшылык кына эзләргә, кара...

Елмаюдан дөнья яктыра

Эх, дөнья мәшәкатьләрен онытып, балачакка кайтырга иде бер! Юктан да кызык таба, кечкенә генә нәрсәгә дә зур итеп сөенә белә бит ул бала-чага. Шулар кебек, бөтен нәрсәгә позитив карашта торырга, елмаеп яшәргә өйрәнәсе иде менә. Белмәгән нәрсәбез түгел, белеп оныткан әйбер генә бит, югыйсә. Бөтен нәрсәдән яхшылык кына эзләргә, кара...

Барысы да яхшыга!
Нәрсә генә булса да, шундый карашта торыгыз. Тормышта очраклылыклар юк, барысы да закончалыкка корылган. Тормыш серләренең иң зурларыннан берсе исә - нәрсә генә булмасын һәм ул сезгә ничек кенә начар булып тоелмасын, ахыр чиктә барыбер яхшыга булачак. Бер патшаның вәзире, тормышында нинди генә хәл килеп чыкса да: «Бик әйбәт! Барысы да яхшыга!» - дип әйтергә ярата икән. Бервакыт ауга чыккач, патша ялгышлык белән үз бармагына атып, аны өздергән. Вәзир исә, һәрвакыттагыча: «Бик әйбәт! Барысы да яхшыга!» - ди икән. Бу хәлгә бик ачуы чыгып, патша аны зинданга яптырган. Чираттагы ауга чыгуында патша, урманда адашып, кыргый кабиләгә килеп эләккән. Тегеләре үз аяклары белән килеп кергән «азык»ка бик шатланып, аны кыздырып ашарга гына җыенып торганда, патшаның бер бармагы юк икәнен күргәннәр. Аларның ышануларынча, тәненең берәр җирендә зәгыйфьлеге булган кешене ашарга ярамый, имеш. Кыргыйлардан исән-сау котылган патша өенә кайту юлында акыллы вәзирен исенә төшергән һәм туп-туры зинданга барып, вәзиреннән гафу сораган. Тегесе исә, гадәттәгечә: «Бик әйбәт! Барысы да яхшыга!» - ди икән. «Минем сине зинданга ябуымның яхшы ягы нидә булды инде?» - дигән патша, аптырап. «Әгәр мине зинданга япмаган булсаң, кыргыйлар кабиләсенә без икәү эләккән булыр идек һәм алар мине кыздырып ашарлар иде. Шулай булгач, барысы да яхшыга булган булып чыга», - дигән вәзир.
Һәрнәрсәнең яхшы ягын эзләгез
Психологлар кешеләрне ике төргә - кешеләр-бал кортларына һәм кешеләр-чебеннәргә бүлеп карыйлар. Билгеле булганча, бал кортлары чәчәкләрдән нектар җыеп, бал ясыйлар. Ә чебеннәр исә пычрак урыннарда йөреп, чир тараталар. Сез бал кортлары исәбендә булырга тиешсез. Һәр нәрсәнең яхшы ягын эзләп, кешеләргә шатлык китерергә тырышып яшәсәгез, тормышыгыз яктырак булыр. Көнчыгышта: «Акыллы кеше пычрактан да алмаз таба, ә ахмак асылташлар арасында да пычрак күрә», - диләр.
Медальне ялтыратып тор...
Безнең тормыштагы һәр вакыйга, һәр эш, һәр очрак - ике яклы медаль ул. Һәрберсенең бер яхшы һәм бер начар ягы бар. Без шул медальнең матур ягын өскә әйләндереп торырга тиеш. Кыенлыклар туды, дип, аһ-вах иткәнче, яшерен мөмкинлекләр, ачылырга торган перспективалар, вакыйгаларның һәм әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең уңай якларын күрергә өйрәнергә тәкъдим итәләр әлеге киңәшләрне бирүче психологлар Ольга һәм Андрей Жалевичлар. Инде медаль ике яктан да тонык икән, бер ягын ялтыраганчы ышкырга гына кирәк.
Елмай үз-үзеңә, әйтәсе сүзеңә!
Даосларда гасырлардан килә торган «эчке елмаю» дип аталган нәрсә бар. Образлы итеп әйткәндә, һәрвакыт күңелдән елмаеп торуны аңлата ул. Эчке елмаю кешеләргә тышкы факторлардан бәйсез рәвештә тынычлык, шатлык китерә. Медиклар йөздәге елмаюның организмның барлык системалары эшчәнлегенә уңай йогынтысын дәлилләде инде. Психологлар исә елмаерга яратучы кешеләрнең тормышның теләсә-кайсы өлкәсендә уңышка ирешүләрен раслыйлар. СССР хоккей җыелма командасының дөньякүләм уңышын да елмаюга бәйләп аңлаталар. Тренер Анатолий Трасов хоккейчыларны: «Елмаегыз! Сез бит исән!» - дип, елмаеп йөрергә мәҗбүр иткән.
Аллага шөкер!
Еш кына безгә инде хәлләр моннан да начар була алмас кебек тоела башлый. Әмма алай уйлаучылар хаклы түгел. Ышаныгыз, моннан бик күп тапкырлар начар була ала әле. Булырга мөмкин булганнан начаррак хәлдә калмаганыгыз өчен, Аллага шөкер итә белегез. Азга да канәгать булып, шөкер итә белгәннәргә, гадәттә, алдагы көннәрдә күбрәк табыш керә.
Тормыш рәхәт бит
Өлкән буын: «Булганының бәрәкәтен бирсен!» - дияргә ярата. Дөрес әйтәләр дә соң. Кешеләрне дә, әйберләрне дә, ничек бар - шулай кабул итә белүчеләрнең җаннары тыныч, тормышлары көйле бара. Бу һич тә ялкауланып эшләмичә ятарга кирәк дигән сүз түгел. Без тормышыбызны яхшыртырга тырышырга тиеш, әмма моны эчке ризасызлыктан башка, тыныч юл белән эшләү хәерлерәк.
Башкаларны хуплый белегез
Үзегезне дә, башкаларны да хуплый белегез! Уйлап карасаң, һәркем үзенчә хаклы. Бу дөньяда гаеплеләр дә, хаксызлар да юк. Кешеләрне гаепләргә тотынганчы, аларны аңларга тырышыгыз. Бервакыт Хуҗа Насретдин янына күршесе килгән дә, башка бер күршесе белән сүзгә килгәнлеген сөйләгән һәм: «Әйт әле, бу хәлдә мин хаклы бит инде», - ди икән. «Әйе, син хаклы», - дигән Хуҗа. Икенче көнне низагка керүчеләрнең икенчесе киңәш сорап килеп җиткән. Анысы да: «Бу хәлдә хаклы кеше мин бит инде», - ди икән. Анысына да җавап: «Әйе, син хаклы», - булган. Хуҗаның хатыны бу сөйләшүләрне ишетеп торган һәм иреннән, бик гаҗәпләнеп: «Ничек инде алар икесе дә хаклы булсыннар?» - дип сораган. Хуҗа аңа карап-карап торган да: «Беләсеңме, хатын, син дә хаклы», - дигән.
Сөенмәс җирдән сөенегез
Кыенлыкларны хәл итүдән тәм таба беләсезме? Алар безнең характерны ныгыталар һәм безне көчлерәк итәләр. Кыенлыкларны кыя-таулар белән чагыштырырга кирәк: алар никадәр кыенрак һәм зуррак булган саен, аларны хәл иткәннән соң туа торган мөмкинлекләр дә зуррак күренә. Шулай булгач, авыррак булган саен, яхшырак дияргә генә кала. Бу - җиңүчеләр фикерләве! Хәл итәсе мәсьәлә кыенрак булган саен, сөенечегез дә зуррак булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә чишә алмастай төен төйнәми ул. Тормыш - велосипедта бару: кыенрак икән, димәк, өскә үрлибез, җиңел икән, таудан түбән тәгәрибез дигән сүз.
Бергәлекне таныгыз
Бу дөньяда бер әйбернең күренмәс җепләр белән икенчесенә бәйләнгәнлеген аңлагансыздыр инде. Җиһан-кешелек-кеше - кылдан нечкә мәгълүмати-энергетика планында бербөтен нәрсә. Безнең тормышның һәр мизгелендә җиһан безгә яхшылык тели һәм яратуын өләшә. Без исә, тере организм күзәнәкләренә бәрабәр рәвештә, теләсә кайсы мизгелдә дә Аллаһы Тәгалә яклавы астында яшибез. Шушы бербөтенлекне тану исә иң зур шатлык чыганагы.
Позитив дулкында торыгыз
Җиһан белән без бербөтен икән, димәк, кешеләргә шатлык өләшкәндә без үзебез дә коры калмыйбыз дигән сүз. Ә төшенкелеккә бирелеп, караңгы чырай белән йөргәндә, бөтен җиһанны җимерәбез икән. Тик иң элек бу безнең үзебездә, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең кәефләрендә чагыла. Тышкы негатив эчке негативны тарта ул. «Нәрсә уйлаганыңны әйтсәң, кем икәнлегеңне әйтермен», - диләр бит. Кешеләр - бал кортлары кебек, әйдәгез, чәчәкләр һәм бал турында гына уйлап йөрергә тырышып карыйк әле.
Сүз уңаеннан: шатлык сүзе русча әйтелештә ике өлештән тора икән. «Радость» сүзенең «Ра» иҗеге - Кояш алласы исеме, ә «дость» иҗеге «җитәрлек» дигәнне аңлата. Шат чырайлы булу, шулай булгач, кеше күктәге кояш кебек яктырып, балкып тора дигәнне аңлата. Дөньяга шатлык кына бүләк итегез, бүләгегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading