16+

Фатирымны кандалалар басты! Ничек котылырга?

Хәзерге заманда кандала хакында сүз алып бару көлке кебек, билгеле. Әмма яшәү шартлары төрле кешенең төрле булуын, күбебезнең иске фатирларда яшәп, иске җиһазлардан куллануын да исәпкә алсак, кандаладан котылу проблемасы белән очрашулар аз түгеллегенә төшенербез. 

Фатирымны кандалалар басты! Ничек котылырга?

Хәзерге заманда кандала хакында сүз алып бару көлке кебек, билгеле. Әмма яшәү шартлары төрле кешенең төрле булуын, күбебезнең иске фатирларда яшәп, иске җиһазлардан куллануын да исәпкә алсак, кандаладан котылу проблемасы белән очрашулар аз түгеллегенә төшенербез. 

Сүз уңаеннан, кандала кешеләр аңа каршы куллана торган барлык чараларга да ияләшә алган паразитларның берсе. Уртача алар 12-15 ай яши һәм кандала гомере эчендә 9-11 тапкыр йомырка сала. Бер салганда аларның саны 450-500 чамасы була.
Бу паразит бөҗәкләрдән әлбәттә инде химик ысуллар, химик чистарту юллары белән котылып була. Әмма бу хезмәт арзан түгел. 

Иске җиһазны чыгарып ташлап та өйдә кандаланың бер өлешеннән котылырга мөмкин. Тик бу гына сезне алардан аермаячак. Бөҗәкләрнең күпмеседер барыбер фатирда кала һәм гадәттәгечә, үрчи генә. 

Халык ысулларына килсәк, кандала белән көрәшкә сезгә ярдәмгә сазанак (багульник) килер. Аны “багун” яисә “урман розмарины” дип тә йөртәләр. Кискен исле бу үсемлек кандаланы үтерми, әмма бөҗәк бу искә чыдый алмый, кача. Моннан тыш әрем куллану да тиешле нәтиҗә бирер. 

Кандала артык салкыннан яисә бик эсседән дә “курка”. Бүлмәдә -25 градус чамасы булганда, алар үлә. Моның өчен кимендә 2 сәгать кирәк. Шулай ук кандала яши торган фатирны +50 градуска кадәр җылытсагыз да бу бөҗәкләрдән котыла алачаксыз.

Кандалага каршы “Диатомит” (икенче исеме кизельгул) дигән препарат та кулланалар. Ул диңгез суүсемнәреннән ясала торган ак төстәге порошоктан гыйбарәт.  Диатомиттан төрле химик препаратлар ясыйлар, әмма аның үзен дә бөҗәкләргә каршы көрәштә файдаланырга була. Кандала бу порошокны ашагач, сусызлыктан үлә. Порошокның кискен исе юк, кеше организмы өчен ул зыян китерми. 

Мондый химик чараларга денатуратны да кертергә була. Бу порошок та өегездә кандаланың эзен суытыр. Дөрес, фатирны икенче тапкыр да агуларга туры килүе бар. Әмма моны беренче тапкырдан соң 3-5 көн үткәч кенә эшләргә кирәк. 

Салицил кислотасы, скипидар һәм фенол катнашмасы да кандалаларга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Моның өчен 3/40/20 пропорциясендә әлеге элементларны кушып, катнашма ясарга һәм кандалалар күренгән урыннарга сөртергә кирәк. 

Скипидар, керосин, сабын һәм кайнар суны кушып (10 мл/15 мл/40 г/100 мл пропорциясендә) ясалган катнашма да кандалаларны бетерә. Катнашманы ясаганнан соң кандалалар булырга мөмкин урыннарга сөртегез һәм фатирдан бер тәүлеккә китеп торыгыз. Бер тәүлектән соң бүлмәләрне җилләтеп, юып алырга киңәш ителә. 

"Шәһри Казан. Язмыш" газетасыннан

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин яхшы препарат "Гектор

    Мөһим

    loading