Башына чүпрәк чорналган таяк белән сак кына суккалап, ябалдаштагы карны төшерегез. Җылы көннәрдә, бигрәк тә язга якын вакытта, агач ботаклары авыр ябышкак кар белән каплана. Суыклар әйләнеп кайтканда, ул анда катып кала. Бу ботакларның сынуына китерә.
Февраль-март айларында җепшек көннәр озакка сузылса, бакча җиләгенә зыян килергә мөмкин. Түбән урыннарда үскән җиләкләр тирәсенә су җыелган булса, агызып җибәрү өчен юл ярыгыз. Боз астында кислород җитмәү аркасында тамырларының үлүе бар.
Бакчагызны кимерүчеләрдән сакларга онытмагыз: февральдә алар күп ашый башлый һәм агачларга зыян сала ала. Кәүсә тирәли карны сукмак рәвешендә таптагыз. Тыгыз кар эченнән күсе-тычканнар йөри алмый. Агулы ризыклар кую да алардан саклар.
Комментарийлар