16+

Гаилә ныклы өчен булсын өчен кирәкле 4 СЫЙФАТ

«Гаилә» мәчетенең имам хатибы Рөстәм Хәйруллиннан гаилә дәресе

Гаилә ныклы өчен булсын өчен кирәкле 4 СЫЙФАТ

«Гаилә» мәчетенең имам хатибы Рөстәм Хәйруллиннан гаилә дәресе

Гаилә мөнәсәбәтләрен төзү – бик нәзберек нәрсә, аны төзегәндә булган ялгыш гамәл барысын да җимерергә мөмкин. Шундый хәл булмасын өчен, кайбер хәйләләрен белергә кирәк, ди хәзрәт.

Мәхәббәт. Үзара аңлашу, компромисс, кирәк чакта үзеңне корбан итүгә нигезләнгән, саф мәхәббәткә корылган гаилә ныклы булачак һәм бу зур бәхет.

Сабырлык. Cабырлык һәм парыңның кимчелекләрен кабул итүдән тыш яшәү, ягъни үзара тәнкыйть һәм парыңны ничек бар шулай яратмау көрәшкә әйләнергә мөмкин. Шулай булгач, монда гаилә турында нинди сүз була алсын инде!
 
Ышаныч.
Яныңда син ышанып, үзең турында барысын да сөйләп, җавап буларак, аңлауларын һәм хуплаячакларын белеп яшәү – зур бәхет. Ышану – бәхетле гаиләнең төп нигезе.

Вазифаларны бүлешү. Ир белән хатын гаилә эшләрен алып баруда икесе дә катнашса, вазифалардан качмаса, бер-берсен яраткан парларга нинди дә булса файдалы эшләр белән шөгыльләнү өчен вакыт күбрәк калачак.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading