16+

Гаилә таркалуда хатын-кыз гаеплеме?

Соңгы елларда гаиләләр таркалу күренеше "мода"га кереп китте. "Уртак фикергә килә алмадык" диләр дә, аерылышалар.

Гаилә таркалуда хатын-кыз гаеплеме?

Соңгы елларда гаиләләр таркалу күренеше "мода"га кереп китте. "Уртак фикергә килә алмадык" диләр дә, аерылышалар.

Ни өчен гаиләләр таркала? Гаеп кемдә? Кем юл куярга тиеш? Бу хакта педагог-психлог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

- Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итәргә, тыңлый белергә тиеш. “Ирне ир итеп яшәргә кирәк” дигән “язылмаган” канун да бар бит әле. Шуңа күрә бу очракта хатын кыз бераз буйсынса да ярый. Кызганыч, хәзер матриархат заманы китте. Хатын-кызлар бар нәрсәне үзләре теләгәнчә эшли. Тели икән - кияүгә чыга яисә бөтенләй чыкмый. Тели икән - бала таба. Яки, киресенчә, бала табарга иртә әле дип уйлый. Ә бала - Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк бит ул. Тели икән - үз йортында әти-әнисе белән яши. Ирен дә шунда китертеп, ирнең әти-әнисенә кем дип дәшәсе килсә, шулай дәшә.

Минемчә, бу дөрес түгел. Хатын-кыз шул рәвешле ирен үзе үк юкка чыгара, аннары зарлана. Без татар илендә яшибез. Үз менталитетыбыз, кәгазьгә язылмаса да, динебез, кануннарыбыз бар. Шуларны саклап, барлап яшәсәк, мондый күңелсез хәлләр булмас иде.

Фото: pixabay.com 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес фикер,ирне бар иткәндә хатын,юк иткәндә хатын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Каян алдыгыз сез боларны? Мин ирем кая алып кайтты, шунда килдем, узен дэ, энисен дэ карадым. Ике малай таптым. Оченчесе кирэкми мина дигэч, алдырып кайттым. Энисе сузен тынлап, безнен арага кысылганына тузэ алмыйча, очэ башлады. Аерылыштык. Сигез ел шатланып туя алмыйм. Бер кон дэ тузергэ тугел. Яшьлэр дорес эшли. Гомер бер генэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Безнен гаилэдэ эти авторитет иде. Этине гомер буе хормэт итеп, яратып яшэдек. Чонки ул яхшы гаилэ башлыгы, яхшы ир, яхшы эти булды! Эти гаилэ очен барлык кирэкне булдыручы, э эни булганны эзерлэуче булды! Э безнен ирлэр, аракы эчеп, тэмэке тартып кунел ачарга яратучы буын булды! Менэ син исерекнен алып кайтып биргэнен котеп утыр!? Ачка акырып улэсен балаларын белэн бергэ. Исерек ирне купме кадерлэсэн дэ, сине анламый да, санламый да ул! Анда хатыннын гаебе юк инде, эти-эни биргэн тэрбия гомерлек ул!!! Балаларны яхшы итеп тэрбиялэргэ кирэк, малаен да, кызын да!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шулай инде ботен нэрсэгэ хатын кыз гаепле. Элек хатыннарны ирлэрне асраган. Хэзер шул хатын ир белэн бергэ эшлэп кайта да, ой эчендэ икенче смена эшли, э ир арый, ятып тора,пивосын чомереп. Хатын бит ул хезмэтче дэ, кол да тугел. Аны да эти энисе устергэн, укыткан, кеше иткэн. Эле шул мескен хатынга ирнен энисе дэ телэсэ нэрсэ эйтеп мыскыллап тора. Гаилэ икэн анда ике генэ кеше булырга тиеш, ир хэм хатын. Оченче кеше кысылса тормыш булмый ул.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ялкау июне ничек хормэтлэргэ кирэк, хатын кыз эшли, ойдэ дэ, бакчада да, бар томышны алып бара, балаларны устерэ, каршы ала, э ирне хормэтлэргэ, э кайчан хатын кызы хормэт итэ башларлар икэн.

            Мөһим

            loading
            2
            X