16+

Газныкына караганда электр мичләрендә пироглар матур һәм тигез булып пешә

Ресторанга официант булып эшләргә дип барган җиреннән ул пешекче булып урнаша. “Эшләргә теләгең булса, дипломың да, тәҗрибәң дә кирәкми безгә. Махсус укыган кешеләрне чакырып та эшеннән канәгать булмаган вакытлар бар. Теләгегез генә булсын, диделәр...”.

Газныкына караганда электр мичләрендә пироглар матур һәм тигез булып пешә

Ресторанга официант булып эшләргә дип барган җиреннән ул пешекче булып урнаша. “Эшләргә теләгең булса, дипломың да, тәҗрибәң дә кирәкми безгә. Махсус укыган кешеләрне чакырып та эшеннән канәгать булмаган вакытлар бар. Теләгегез генә булсын, диделәр...”.

Читтән торып Казан илкүләм тикшеренү технология университетына укырга кергән Люция Сәләхиева менә шулай пешекче булып куя. Соңрак аның үзенә дә практикага килгән бик күп студент кызларны ашарга пешерергә өйрәтергә туры килә.

– Чынлап та, араларында эш рәтен белмәүче, өйрәнергә дә теләмәүчеләр бар иде. Шуннан соң укып йөрүнең вакыт кына әрәм итүен аңлыйсың, – ди Люция. 

Университетны тәмамлап, кулына инженер-конструктор дигән диплом алса да, ул үзенең яраткан эшендә кала. 
Тумышы белән Люция Арча районының Иске Йорт авылыннан. Ире Алмаз һәм ике кызы белән Казанда яшиләр. Очраклы гына килеп чыккан эш аны хәзер дә “ташламаган”. Декрет ялында камыр ризыклары пешереп сата башлаган. Хәзер инде рестораннан бөтенләйгә китеп, өйдә генә пешерә. 

–    Кечкенә вакыттан ук пешерергә яраттым. Газетада чыгып барган бер генә рецептны да калдырмыйча эшләп карый идем. Гел пешереп торгач, бик тәмле килеп чыгалар иде. Әмма шулай да берсе барып чыкмады. Ничә яшьләр булгандыр, кечерәк идем әле, бервакыт безе рецепты чыкты. Минем дә шуны пешереп карыйсы килдем. Аңа әллә нәрсә дә кирәкми икән, кул астындагы әйберләр: йомырка да шикәр комы. Ул вакытта бит электр уты белән эшли торган миксерлар юк, ә аны яхшылап күпертми булмый. Кул белән бик озаклап болгаттым да болгаттым. Куллар арыгач, ничек бар, шулай салдым да пешердем. Һәм ул әлбәттә барып чыкмады.
Пешекче булып китүем дә шул мавыгуым белән бәйледер. Дүрт ел ресторанда камыр ризыклары цехында эшләгәч, декретка киттем. Хәзер өйдә заказга пешерәм, – ди Люция. 

Ә безнең халык тәмле ашарга ярата. Көндәлеккә Люциядән пилмән, манты, куллама, баскан токмач сатып алсалар, ашларга, мәҗлесләргә төрледән-төрле пирог, тортларга заказ бирәләр. Унбиш төрле пирог, җимеш һәм ит бәлеше, десертлар, торт, чәк-чәк, өлеш, өчпочмак – нәрсә телисең, шуны пешереп бирә ул. Шулай да иң күбе зур бәлеш, баллы торт, өчпочмак, сметанник һәм өй токмачын алалар икән. Люция үзе дә өчпочмак ярата, ә иң яратып пешерә торган ризыгы – бәлеш.  

Камыр ризыгы уңуының серен дә сораштык. 
–    Бер сере дә юк, бисмилла дип әйтергә генә онытмаска кирәк.  Бисмилла белән башланган эш хәерле һәм бәрәкәтле була. Сынап караганым бар: газныкына караганда электр мичләрендә пироглар матур һәм тигез булып пешә. Бөтен сере шунда гына, – ди яңа танышым. 

Люциядән “Шоколадный блюз” торты рецепты:
200 грамм маргарин
330 грамм шикәр комы 
6 йомырка
270 грамм он
11 грамм камыр көпшәләндергеч (разрыхлитель)
80 грамм какао 
Крем: ярты банка куертылган сөт (сгущенка)
Сироп: 3 аш кашыгы шикәр комы, 300 грамм су 
Бизәү өчен: ярты кап шоколад 
Йомшартылган маргаринны шикәр комы белән болгатабыз да йомырка өстәп, әйбәтләп туглыйбыз. Шул массага камыр көпшәдәндергеч һәм какао салынган онны кушабыз. Табага салып 180 градуста 20-30 минут пешерәбез. 
Әзер булгач суытабыз да коржикны икегә урталай бүләбез. Өске ягын аска куябыз һәм шуңа сиропны яхшылап сеңдерәбез. Шуның өстенә куертылган сөт сылыйбыз. Аннары коржның икенче яртысын каплап куябыз, шулай ук сироп сеңдерәбез дә өстенә шоколад уабыз.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading