16+

Гиацинт гөлен бакчада да үстерергә була

Кибетләрдә сатыла торган гиацинт гөлен бакчага да чыгарып утыртырга була. Чәчәк атып бетергәч, гиацинт яфракларын үстерә башлый.

Гиацинт гөлен бакчада да үстерергә була

Кибетләрдә сатыла торган гиацинт гөлен бакчага да чыгарып утыртырга була. Чәчәк атып бетергәч, гиацинт яфракларын үстерә башлый.

Бу вакытта аны зуррак чүлмәккә утыртырга кирәк. Чүлмәк төбенә керамзит салып калдырыгыз. Ул гөлнең тамыр өлешендә су җыелып торуны булдырмый. Шиңгән чәчәген кисеп алыгыз, әмма бу мәҗбүри түгел. Гөл чүлмәген җылы урынга куегыз. Мөмкинлек булса, температура +15-18 градус булган җиргә урнаштырыгыз. Туфрагы кипкән саен, су сибегез. Ике атнага бер тапкыр ашлама белән тукландырыгыз. Яфраклары саргая башлагач, су сибүне киметәләр. Бөтенләй кибеп беткәч, гиацинт суганчасын чүлмәктән алып, туфрагыннан чистарталар һәм температурасы +25 градустан да ким булмаган җирдә саклыйлар. Мондый температура режимын ике айдан да ким тотмыйлар, югыйсә суганчада яралгы үсмәячәк. Көз көне аны бакчага да чыгарып утыртырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading