16+

Гөлназ Сәләхетдинова: «Талкыш кәләвә пешерер өчен көч кирәк»

Эш беләктә түгел - теләктә, теләк булса, беләк чыдар, диләр бит. Талкыш кәләвә ясау остасы Гөлназ Сәләхетдинова белән сөйләшкәндә, тел очыма шул мәкаль килде. Талкыш кәләвә ясаганнарын күргәнем бар, баллы камыр­ны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тарту өчен шактый тир түгәргә кирәк. Беләгең нык булмаса, бу эшкә алынып та...

Гөлназ Сәләхетдинова: «Талкыш кәләвә пешерер өчен көч кирәк»

Эш беләктә түгел - теләктә, теләк булса, беләк чыдар, диләр бит. Талкыш кәләвә ясау остасы Гөлназ Сәләхетдинова белән сөйләшкәндә, тел очыма шул мәкаль килде. Талкыш кәләвә ясаганнарын күргәнем бар, баллы камыр­ны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тарту өчен шактый тир түгәргә кирәк. Беләгең нык булмаса, бу эшкә алынып та...

Талкыш кәләвәне ничек ясаганнарын ул кечкенәдән әнисеннән күреп үскән.

- Әнием пешекче булып эшли. Моннан 30 еллар элек хезмәттәше, талкыш кәләвә ясыйм, булышырга килмәссеңме, дип, аны да чакыра. Шуннан әни үзе дә өйрәнеп китеп, һәр бәйрәмгә кәләвә пешерә иде. Соңгы елларда ул онытылып торды. Хәзер бит бәлеш, торт пешереп, токмач кисеп, пилмән ясап сатучылар күбәйде. Мин дә беркөнне әниемә: «Кәләвә ясасаң, мин аны сату эшен үз өстемә алыр идем», - дип ычкындырдым. Интернеттан махсус эзләнеп-карап утырдым, кәләвә ясаучылар бик сирәк. Көндәшлек юк диярлек. Бу идея әтигә дә ошады. Эштән кайткач, кич белән кәләвә ясый башладылар. Моның өчен күп көч кирәк, әни дә, әти дә кул хезмәте сорый торган эштә эшлиләр. Кәләвә бит ул бик нәзберек ризык, кайвакыт килеп тә чыкмый. Кәеф тә кырыла. Нишләп аларны борчыйм соң дип, мин бу эшкә үзем тотынырга булдым. Килеп чыкканчы бик нык тырышырга туры килде. Бармак­ларны пешерә-пешерә бер утыз тапкыр ясап карагач кына килеп чык­ты, - дип сөйли Гөлназ.

Кәләвә пешерү өчен көч кенә түгел, сабырлык, күңелең тыныч булу да мөһим. Бу алтын кагыйдәне Гөлназ кечкенәдән белеп үскән.
- Әни кәләвә пешерә башласа, без кухняда аның үзен генә калдырып, шауламаска тырыша идек. Барып чыкса гына ярар иде дип теләп утырган хәтердә. Кәләвәне иртән-иртүк, балалар йоклаганда торып пешерәм. Өйрәт әле, дип сораучылар бар. «Өйгә кайтып пешереп карауга ук барып чыга торган эшме соң ул?» - дип тә өстиләр. Мин берничек тә гарантия бирә алмыйм, киресенчә, 100 процент ышанып әйтәм: беренчесендә үк барып чыкмаячак, - ди кәләвә пешерү остасы.



Талкыш кәләвә пешереп карарга җыенучылар өчен Гөлназ ак май түгел, сары май (топленое масло) кулланырга киңәш итә. Аны исә ул үзе ясый.
- Балның да бик сыйфатлысын алырга кирәк. Бер тапкыр алган бал бик әйбәт булып чыкмады. Кәләвә ясау өчен әлбә белән баллы массаның температурасы бер төсле булу кирәк. Пешерергә өйрәнгәнче, яныңда булыша торган бер кеше булса әйбәт. Баштарак миңа ирем булышты, хәзер үзем дә өлгерәм. Икең дә остарып китеп, син дөрес итмәдең, син озаграк эшлисең, дип әйткәләшә башлагач та кыен. Үзем генә эшләгәч, бары үзең генә гаепле, - дип елмая Гөлназ.



Талкыш кәләвә суыткычта ике атнага кадәр саклана. Аны суыткычтан чәй эчәр алдынан гына чыгарырга кирәк, шул чакта ул авыз­да эреп торачак.
- Талкыш-кәләвә татарның милли ризыгы саналса да, бу ризык турында ишетүчеләр дә, авыз итеп караучылар да сирәк. Татарстанга килүчеләр чәк-чәкне, кыстыбый, өчпочмакны белә хәзер. Туристларга аларны тәкъдим итә беләбез. Ә менә талкыш кәләвә күләгәдә кала, - ди яңа танышым.



Гөлназ киләчәктә бавырсак та пешереп карарга хыяллана.
- Әнием, кайсыдыр бер район­да бик оста итеп бавырсак пешерүче бар, диде. Шуңа барып өйрәнеп кайтырга ниятлим, - ди ул.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading