16+

«Гөлтан» салаты рецепты

Пешкән тавык түше, 5 йомырка, 5 аш кашыгы майонез, 300 гр маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, бер уч укроп, 2 кыяр. Бизәү өчен: 5 бүдәнә йомыркасы (перепелка), 1 кызыл борыч, петрушка. Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен, 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомыр­каны эре угычтан уып, майонез...

Пешкән тавык түше, 5 йомырка, 5 аш кашыгы майонез, 300 гр маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, бер уч укроп, 2 кыяр.
Бизәү өчен: 5 бүдәнә йомыркасы (перепелка), 1 кызыл борыч, петрушка.

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен, 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомыр­каны эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны - шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз. Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Салат өстен ярым-боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading