16+

Гөмбәдән рассольник пешерү ЫСУЛЫ

Моның өчен 350-400 гр урман гөмбәсе, 4-5 тозлы кыяр, 200 мл кыяр тозлыгы яки маринады, 3 ашк ашыгы өеп арпа ярмасы, 2 суган, 1 кишер, тоз, борыч, 100 гр сыер мае, петрушка һәм укроп, 2 литр шулпа кирәк.

Арпа ярмасын ике сәгать суда тотабыз, аннары ит пешкән шулпага салабыз. Ун минуттан гөмбәне дә салып, арпа ярмасы пешкәнче кайнатабыз. Вак итеп туралган суганны һәм угычта уылган кишерне сыер маенда кыздырабыз, шулар янына туралган кыярны салабыз да өстенә тозлыкны агызып, 20 миунт сүрән утта пешерәбез. Ахырлан аларны шулпага бушатабыз, тәменчә тоз сибәбез. Борыч сибеп, яшел тәмләткечләр салып ашыйбыз.

Фото: gastronom.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading